Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Матур үзгәрешләр куандыра

Эзмә авыл җирлегенә кергән Пүкәл авылында быел халык мәнфәгатьләрендә күп эшләр башкарылды.

Уйламаганда-көтмәгәндә, Сабантуйга кадәр, үк кыска вакыт эчендә авылга таба асфальт юл салынды. Авылны икегә бүлеп торучы чокырны тигезләүдән зур, иркен мәйдан барлыкка килде. Кибет янында, мәктәп балаларын йөртүче автобус өчен махсус тукталыш урыны ясап куелды. Әйтергә кирәк, асфальт Уралдан кайтартылган яхшы сыйфатлы вак таш өстенә түшәлгән. Шулай ук авыл башыннан су агу өчен канау ясалмаган иде. Тора-бара анысы да эшләнде. Чөнки көчле ташулар булса, асфальт астындагы ташларның агып китү куркынычы бар иде. Шулай ук авылның өске ягындагы йортларга асфальттан борылып төшү өчен су агу торбалары салынган юл да эшләнде. Әлбәттә, башкарылганнар моның белән генә бетмәде. Полиэтилен торбалар белән яңа су линиясе, тимер-бетон электр баганалары утыртылып, яңа кабельләр үткәрелде. Күптәнге иске кибет урынында, ялт итеп торган яңа сәүдә итү бинасы урнаштырылды, чишмә, су буйлары санитар нормаларга туры китереп, матур коймалар белән әйләндереп алынды.

Авылыбызда тырыш, хезмәт сөючән халык яши безнең. Авылны тагын да ямьләндереп,яңа матур йортлар салынып тора. Шулай итеп, тормыш үз агымына дәвам итә. Алга таба да, тудырылган барлык уңайлыклардан файдаланып, хәерле гомерләр белән, сау-сәламәт булып, шатлыклы тормышта гомер кичерергә язсын. Шушы изге эшләрне башкаруда тырышлык куйган җитәкчеләргә һәм эшчеләргә рәхмәттән башка сүз юк.

Рәфкать Ибраһимов.

Казан шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев