Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • СӨЕНЕП КАЙТТЫМ

    Безнең буын күп авырлыклар күреп үсте. Ачлык­ны, ялангачлыкны да күтәрдек. Үземә сугыш вакытында теле­графистка булып та эшләргә туры килде.

    Мин инде хәзер бик өлкән яшьтә. Мәк­тәптә егерме ел тех­ник хезмәткәр булып эшләп лаеклы ялга чыктым. Балачагымны күздән кичерәм дә хәзерге балаларга карап сөенәм. Өлкәннәр көне уңаеннан Иске Икшермә урта мәктәбенә бәйрәмгә чакырдылар. Укытучылар һәм укучыларның җыр-биюләрең тыңлап, сокланып кайттым, шатлыклы күз яшьләремне тыя алмадым. Мәктәп директоры А.Петров та бик игътибарлы, итагатьле. Хәлемне сорап, ярдәм кирәксә, булышырга әзер икәнлекләрен әйтте.

    Киң күңелле, ярдәмчел кешеләр күп икән әле тирәбездә. Беркөнне Иске Икшермәдә урнашкан балалар приютыннан, тәрбияче апалары белән өч малай ике кыз өемә килеп булышып киттеләр. Кызлар - өемне җыештырып, малайлар чишмәдән су алып кайтып шатландырды. Өлкәннәрне дә игътибардан читтә калдырмыйча, ярдәм итәргә өй­рәтүче җитәкчеләренә, уку­чыларның үзләренә дә рәхмәтем зур.

    Маргарита Антонова,

    Иске Икшермә авылы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: