Саба таңнары

Йөрәкләргә очкын салып...

Пионер чак безнең балачакның ал байрагы булып барачак!

Шушы елның 19-маенда В.И. Ленин исемен йөрткән Бөтенсоюз пионер оешмасы төзелүгә 100 ел тула. 1991 елда үзгәртеп кору җилләре тәэсирендә эшчәнлеге туктатылса да, оешманың исеме дә, аның хакындагы хатирәләр дә юкка чыкмады, киресенчә, ул үзенең ялкынлы җырлары, төнге учаклары, мавыктыргыч эшләре белән, совет чорында туып үскән дистәләрчә буын вәкилләре күңелләрендә кызыл галстуклы пионер елларының якты истәлекләре булып яши бирә.

“Мин, иптәшләрем каршында үземнең Ватанымны яратырга, аны якларга һәм сакларга, тырышып укырга, намуслы булырга, хезмәтне яратырга, батырлардан үрнәк алырга, олыны олы, кечене кече итеп хөрмәт итәргә сүз бирәм!...” дип ант бирүләр, пионер сафларына кабул ителгән тантаналы мизгелләр; кызыл галстуклар тагып, барабан, быргы тавышлары астында ал байраклар күтәреп, пионер җырларын җырлап, тантаналы бәйрәмнәрдә туган авыл урамнары буйлап марш атлаулар; язын, көзен уйный-йөгерә-туган як болыннарын, елга-күлләрне тәртипкә китерү, яңа урманнар булдыру хыялы белән тау битләренә, ерганакларга агач усентеләре утыртып үстерү; зур планнар корып, хезмәт бригадаларында тырышып эшләүләр; тимурчылар отрядлары белән серле мавыктыргыч эшләр башкарып, өлкәннәргә көтелмәгән сюрпризлар ясау; чын сугышчан атрибутларга охшатып киенеп, агач “автоматлар”, “гранаталар” тотып, ап-ак карлы кышларда “Аҗаган” уеннарында катнашу; эзтабарлар булып туган авыл тарихы, фронтовикларның сугышчан юллары буенча эзләнүләр алып бару; пионер лагерьларында ял иткән чорлар, төнге учаклар һәм тагын мең-мең төрле кабатланмас мизгелләр...


Без барыбыз да әнә шулар аша уздык, алар барысы да безнең өчен кадерле һәм чын иделәр... Без, мөкатдәс күңелләребез белән, боларга чын күңелдән инандык, чөнки бу безнең чор иде! Ә балалар дөньяга чорларны сайлап тумыйлар... Алар туалар һәм шул чор тормышы белән яшиләр...
Без дә әнә шулай доньяга килдек һәм безне үз сафларына сыендырган балалар оешмасында дөрес җырлар, игелекле эшләр аша тәрбияләнеп, алда көткән олы тормыш юлына әзерләндек һәм бик тә бәхетле булып устек!
Пионер хәрәкәтенә нигез салынган елларда тәҗрибәле педагоглар, тәрбияче-практиклар һәм галимнәр катнашында сәясәтче Н.К. Крупская җитәкчелегендә төзелгән тарихи документлар – Бөтенсоюз пионер оешмасының Уставы һәм Нигезләмәсендә билгеләнгәнчә, пионер оешмасы алдына үз сафларына 9-14 яшькәчә балаларны берләштереп, алар белән төрле юнәлешләрдә эшчәнлек алып барып, балаларны хезмәтне яратырга өйрәтү, белемгә омтылыш, Ватанны ярату, Туган илгә чын күңелдән бирелгәнлек тәрбияләүгә, патриотик һәм интернациональ рухта үстерү бурычы куела.
Шул рәвештә, илебез халкының дистәләгән буын вәкилләре, пионер оешмаларында алып барылган күпкырлы эшчәнлек ярдәмендә янәшә тирәлекне, тормышны, доньяны танып белү серләренә төшенделәр, рухи һәм физик яктан ныгыдылар, үстеләр. Пионер тормышында актив катнашу балаларны иң мөхиме - хезмәтне яратырга, эшчән, эзләнүчән, намуслы, гадел, кешелекле, көчле рухлы булырга өйрәтте, иптәшлек, дуслык, бердәмлек, үзара ярдәмләшү кебек рухи кыйммәтләрнең асыл мәгънәсенә төшенергә ярдәм итте. Күпкырлы пионер эшчәнлегенең төрле юнәлешләрендә эш алып баруда катнашу, мәсәлән отряд, дружина советы председательләре, вожатый булып яки спорт, сәнгать, хезмәт һәм табигатьне саклау юнәлешләрендә оештыручы вазифаларын башкару аша алынган күнекмәләр, алга таба балаларга һөнәри һәм хезмәт юлын дөрес итеп сайларга этәреш ясаганнардыр. 


1981 елда, язмыш җиле мине хезмәт юлында кискен борылыш ясауга этәрде. Казан Дәүләт педагогия институтының тәмам итеп туган мәктәбемә кайтып, зур омытыш белән эшләп йөргән елларым иде. Төп бурычым булган дәрес укыту өстенә, укыту-тәрбия эшләре буенча мәктәп директоры урынбасары (завуч) итеп билгеләделәр, кичке эшче-яшьләр мәктәбе директоры, колхозның башлангыч комсомол оешмасы секретаре, агитатор, пропагандист, кыскасы, яшь укытучы буларак өстемә йөкләнгән вазифаларны намус белән, җиң сызганып эшләп йөргән бер чорда, мине ВЛКСМның Саба райкомы секретаре итеп сайлап куйдылар. Һәм менә шушы хезмәт вазифам нигезендә миңа пионер оешмасының район Советы председателе булып эшләү бурычы дә йөкләнде.
Шулай итеп, миңа кабаттан балачагымда узган пионер тормышына әйләнеп кайтырга һәм 1981-85 елларда районда пионер хәрәкәте башында торып, аның эшчәнлеге белән җитәкчелек итәргә насыйп булды.


Пионер елларында алынган күнекмәләр, психология һәм педагогика буенча студент елларында тупланган югары теоретик белемнәр, эш тәҗрибәсе, миңа әлеге яңа эшкә бик тиз кереп китәргә һәм алга таба үземне әлеге хезмәткә тулаем багышларга нык ярдәм иттеләр.
Әлбәттә, районда һәр чорда да пионер оешмасы эшчәнлегенә төп тонны бирүчеләр Район Пионерлар Йорты хезмәткәрләре булган... Безнең чорда Район Пионерлар Йортын җитәкләгән югары әзерлекле педагог Зиннурова Фаягөл Габдрахман кызы, методист Җамалиева Рәхимә Мансур кызы, үзләренең җитезлекләре, уңганлыклары һәм оста оештыру сәләтенә ия булганлыклары белән бик күп буын вожатыйларның, пионерларның күңелләренә нык кереп калдылар.
Ул чорда безгә, комсомол райкомы һәм Пионерлар Йорты хезмәткәрләренә, үзара хөрмәт нигезендә, аңлашып, ярдәмләшеп, күмәкләшеп эшләү, көч бирде, алда торган бурычларны башкарып чыгарга ярдәм итте. Шулай ук, буыннар чылбырын өзмичә, 50-60-70 елларда районыбызда пионер хәрәкәтенә җитәкчелек иткән шәхесләр Тәзкирә Вәли кызы Ситдиковага, Энҗе Миңсафинага, Сания Сафа кызы Галимоваларга, аларның хезмәттәшләренә карата олы рәхмәт һәм хөрмәт хисләре белдереп, үз чорларында алар тарафыннан булдырылган үзенчәлекле хезмәт үрнәкләрен, традицияләрне югалтмыйча, эшчәнлегебездә куллана белү дә, башкарган һәр эшебезне ныклы, нигезле һәм уңышлы итәргә мөмкинлекләр тудырды. 
Пионер эшчәнлегенең уңышы, әлбәттә, иң беренче чиратта пионервожатыйларга, аларның әзерлек дәрәҗәсенә һәм үз эшләренә, балаларга карата булган мөнәсәбәтенә нык бәйле иде.
Шуны истә тотып, район үзәгендә, алдынгы мәктәпләр базасында, әледән-әле пионервожатыйлар өчен семинарлар, укулар оештыра, үзара очрашулар үткәрә, пионер дружиналары эшчәнлекләре белән таныштыра идек. Районда барлыгы 36 пионервожатый арасында фәкать бер дистәгә якыны гына штатта торып, ягъни хезмәт хакы алып, эшләүчеләр иде. Ә калганнары пионер эше белән, җәмәгать эше тәртибендә, ягъни түләүсез, үзләренең төп эшләре булган фәннәр укыту эшеннән бушаган араларда шогыльләнә иделәр.
Әмма, шулай булуга да карамастан пионервожатыйлар барысы да үз эшләренә чын күңелдән бирелеп, намус белән эшләделәр. Еш кына районга җыелган вакытларда, юлсызлык каршылык тудырса да, беркем дә бу чаралардан читтә калырга тырышмады, транспорт йөри алмаган вакытларда, вожатыйлар чакырылган урынга җәяүләп килеп җитәләр иде.
Үз эшләренә карата булган эчкерсез, эшлекле мөнәсәбәтләре нәтиҗәсендә, барлык башлангычларны дөрес кабул итеп, аны үз пионер дружиналарында һәр пионерга, һәр отрядка җиткерә, җәелдерә белүләре, Район пионер оешмасы белән үз пионер дружиналары арасында ныклы даими элемтәләр булдырып эшли белүләре өчен, ул елларда районыбыз мәктәпләрендә эшләгән пионервожатыйларга карата күңелдә әле бүген дә соклану һәм хөрмәт хисләре яши.
Пионервожатыйлар командасы чынлап та бик көчле иде. Шул елларда мәктәпләрдә пионер эшен җитәкләгән пионервожатыйлар:
Сания Гарипова (Шәмәрдән)
Анатолий Герман (Икшермә)
Әлфинур Гарипова (Баландыш)
Наилә Шакирова (Килдебәк)
Рәсимә Шәкүрова (Иске Җөри)
Рәсимә Каримова (Саба)
Рәкыя Юмагулова (Тимершык)
Фәһимә Хөснетдинова (Юлбат)
Тәнзилә Садыйкова (Теләче)
Гөлфәния Хузиева (Шекше)
Әлфия Кашипова (Олы Нырсы)
Мәүгыйзә Мөхәммәтҗанова (Алан)
Азалия Каримуллина (Югары Кибәхуҗа)
Фәния Фәсхетдинова (Түбән Шытсу)
һ.б. узләрен дистәләрчә еллар буена пионер эшен җитәкләүгә багышлап, үз эшләренең чын осталарына әйләнделәр, эшләренә чын күңелдән бирелгәнлек, балаларны ярату нәтиҗәсендә, мавыктыргыч эшчәнлеккә тартып, аларны шәхес буларак, зур тормышка әзерләүгә зур өлешләрен керттеләр. Һәм аларның исемнәре бүген дә мәктәпләр тарихында лаеклы урыннарын били.
Кыскасы, без – районда пионер хәрәкәте эшчелеген оештыручы пионер-комсомол хезмәткәрләре, пионервожатыйлар эшенә даими ярдәм итеп, мәктәпләрнең пионер, комсомол активы эшчәнлегенә дөрес юнәлеш биреп, район партия комитетының теләктәшлегенә ирешеп, педагогик коллективлар, район мәгариф бүлеге һәм киң җәмәгатьчелек белән ныклы элемтәләр булдырып, районыбызда пионер эшчәнлеген барлык юнәлешләрдә көчле итеп алып барырга ирешү өчен көчебезне кызганмадык, һәрвакыт эштә, эзләнүдә булдык. Зур омтылышлар белән яшәп, пионер отрядлары, дружиналары тормышын тагы да кызыклырак, файдалырак итәргә, эшчәнлекләренә заманча яңалыклар кертергә тырыштык, пионер дружиналарының үз инициативаларын күреп алып, аны үстерүгә ярдәм иттек.
Бу, бүгенге Саба һәм Теләче районнарының бергә, бер район булып яшәгән еллары иде. Район мәктәпләрендә барлыгы җиде меңнән артык укучы белем ала, һәм шулардан өч мең бала пионер сафларында 36 мәктәп пионер дружиналарына берләшеп, район пионер оешмасын тәшкил иттеләр.
Пионер дружиналары ул елларда «Һәрвакыт әзер!» Бөтенсоюз пионер маршы буйлап хәрәкәт итеп аның барлык маршрутлары буенча да актив эшчәнлек алып бардылар, кайнап торган җанлы пионер тормышы белән яшәделәр. Пионер дружиналары эшчәнлеге үзләренең күпкырлыгы белән таң калдыралар, шуның өстенә ул эшләр игелекле, җәмгыятькә файдалы, максатчан булулары белән сокландыралар иде. Һәр пионер дружинасы башкалардан үзенчәлекле эшләре белән аерылып торды. Мәсәлән, Саба, Шәмәрдән, Теләче урта мәктәпләре пионер дружиналары интернациональ дуслык клублары оештырып, эшләрен республика югарылыгында танытуга ирештеләр. Алан, Эзмә, Килдебәк пионер дружиналары эшчәнлекләрен барлык юнәлешләрдә дә башкаларга урнәк дәрәҗәдә алып бардылар, шуның өстенә алар туган якны өйрәнү, сугышчан дан музейлары эшчәнлеген һәркем алдында горурлана алырлык итеп оештырдылар.
Икшермә, Сатыш, Иске Җюри, Югары Кибәхуҗа, Үзәк мәктәпләре пионер дружиналарында пионерларны хезмәткә тарту эше көчле куелган, хезмәт берләшмәләре аша укучыларның җәйге ялын файдалы һәм нәтиҗәле итеп оештыруда аларга тиңнәр табу кыен иде. Лесхоз урта мәктәбе пионерлары елдан-ел яшь урманчылар сафын киңәйтә барып, агач усентеләре утыртып устерү, урманны саклау һәм яклау юнәлешендә үзләренең күркәм эш нәтиҗәләре белән дистә еллар буе республика-күләм бәйгеләр җиңүчесе исемен саклап йөрттеләр. Баландыш, Түбән Шытсу, Төбәк, Олы Саурыш, Сауш, Шармаш, Тимершык, Мичән, Юлбат, Явлаштау мәктәпләре пионер дружиналары да «Һәрвакыт әзер!» Маршының барлык маршрутлары буйлап актив һәм эзлекле эш алып барулары өстенә, үзләре яшәгән тирәлектә ялгыз калган өлкәннәрне, сугыш һәм хезмәт ветераннарын яшь тимурчылар командалары игътибарында тотып, аларга һәрдаим булышлык күрсәтеп, ярдәм итеп тордылар.
Уртак тырышлык нәтиҗәсендә район пионер оешмасы елъязмасы ул елларда күптөрле кызыклы эшләр белән баетылды. Хәтта аерым бер юнәлешләрдә районыбызның кайбер пионер дружиналары республика, Рәсәй күләмендә танылу яуладылар.
Балалар, яшьләр күңелендә хоккей спортына кызыксыну уятып, алар белән еллар буе даими күнегүләр алып барып, иң көчлеләрдән команда булдырып, “Алтын алка” клубы кубогына үткәрелгән Республикакүләм ярышлар призеры дәрәҗәсенә җиткергәне өчен, исеме Республика тарихына кереп калган легендар шәһес, Шәтке мәктәбенең энтузиаст укытучысы Җәләев Фәннур Гали улының күпьеллык тырыш хезмәтләре нәтиҗәсендә, районда хоккей спортына нигез салынды, Шәтке хоккейчылары үрнәгендә Шекше, Иске Җюри, Теләче һ.б. мәктәпләрдә командалар булдырылып, район күләмендә ярышлар оештырыла башлады. Һәм 1983 елда Иске Җюри мәктәбе территориясендә “Алтын алка” клубы кубогына Республикакүләм зона ярышларын үткәрүгә ирештек.
Район Пионерлар Йорты инициативасы белән пионерлар арасында оештырып җибәргән куян үстерү юнәлешендәге эшләребез нәтиҗәләре дә күңелләрдә горурлык хисләре тудырырлык иде...
Куянчылык хәрәкәтенә аеруча урта яшьтәге пионерлар бик теләп кушылды һәм бу эшчәнлек тиз арада киң таралып, берничә ел эчендә үзенең куанычлы нәтиҗәләрен дә бирде. Ике-өч ел эчендә әлеге эшкә кушылган балаларыбыз арасында чын осталар пәйда булды һәм 1984 елда безнең Район пионер оешмасы куянчылык хәрәкәтендә ирешелгән эш нәтиҗәләре буенча Республикада 1 урынга лаек булып, Рәсәйкүләм бәйгегә чыкты. Саба урта мәктәбе һәм Иске Җюри мәктәпләре пионерлары аеруча югары күрсәткечләргә ирешеп, Рәсәй күләмендә танылдылар.
Үз хезмәтләре белән югары нәтиҗәләргә ирешкән Саба мәктәбе пионерлары Ирек Юсупов, Марат һәм Ильнар Насибуллиннар, Гүзәл Вәлиева һәм Иске Җюри мәктәбеннән Азат Гаялиев хакында Мәскәү телевидениясе 1-канал аша документаль фильм күрсәтте. Әлеге эшчәнлегебез хакында Үзәк Радио “Пионерская зорька”да тапшыру эшләде, Бөтенсоюз каталогына кертелгән “Куянчылык һәм терлекчелек” журналында бу хәрәкәт хакында минем тарафтан язылган мәкалә басылып чыкты. Ә иң югары күрсәткечләргә ирешкән Гүзәл Вәлиева (Саба урта мәктәбе) әнисе Сания ханым Вәлиева белән КПСС Үзәк Комитетының Генераль секретаре Л.И. Брежнев чакыруы буенча Кремльдә кунак булып кабул ителде.
Бөтенсоюз пионер оешмасы илебез тарихында бердәнбер уникаль балалар оешмасы иде. Бу тарихи факт, һәм бу бәхәссез! Бу көннәрдә 100 еллык истәлекле датасын билгеләүче әлеге оешма үзе дә, пионер хәрәкәтенә кагылышы булган һәрбер кеше язмышы да, Бөек Ватаныбыз тарихының аерылгысыз гүзәл бер сәхифәсе! Бүгенге яшь буынга әнә шул хакыйкатьне ныклап төшендерәсе иде...
...Кайчандыр пионер сафларында тәрбияләнгән егет-кызларны, яки пионер хәрәкәтен үстерү, аның эшчәнлегенә юнәлеш бирү эшенең үзәгендә кайнаган пионервожатыйларны, ветеран укытучы-могаллимнәрне, тәрбиячеләрне, пионер хәрәкәте ветераннарын, гомумән, йөрәгендә ялкынлы пионер еллары чаткысын саклап яшәгән һәркемне, канатлы балачагыбыз төсен чагылдырган Пионер Бәйрәме белән котлыйм! Дөньялар тыныч, тормышларыбыз имин булсын! Сау-сәламәт булып, тормышның һәр мизгеленә сөенеп яшик!

Зөлфирә ИксановаХезмәт һәм Партия, Комсомол, Пионер хәрәкәте Ветераны.

 

Без социаль челтәрләрдә: ТелеграмВКонтактеТикТок, ЮтубОдноклассникиТвиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: