Саба таңнары

Үзе китте, исеме, гамәлләре калды...

Кадерлебез Расих Хәсән улы Сабировның безне калдырып бакыйлыкка күчүенә 26 сентябрьдә 1 ел була.

undefined

Кеше гомере- ике каш арасында, секунд эчендә хәл ителә, диләр... Энергиясе тулып-ташып, иҗат чишмәсе агып торган, әзер китабын да чыгарырга өлгерми калган мәлдә китте дә барды... Гаиләбез, туганнарыбыз өчен генә түгел, ярты юлда язылып бетми калган китаплары, андагы тарих геройлары  өчен дә зур югалту булды бу. Көчле рухлы, нык ихтияр көченә ия, шул ук вакытта нечкә күңелле , бик тә ихлас, эчке дөньясы тәртипле, намуслы шәхес иде ул! “Талканы коры иде” дисәләр дә, күңеле чиста, мәрхәмәтле, кешелекле булды ул! Кызулыгы бар иде, ләкин кесәсендә беркайчан да “йодрык” йөртмәде.

Бик тырыш булды. Аның өчен эшнең “олысы”, “кечесе” булмады. Барысын да чын күңеленнән,  “булсын”, әйбәт булсын дип башкарды. Беркайчан да, бернәрсәгә дә битараф кала алмады. Үзе дә эшләде, кешедән дә нәтиҗәле эш сорады. Белемле иде. Һәр белгеч белән, ул булмасын тарихчы, математик, физик, язучы, шагыйрь- алар белән алар “телендә” сөйләшә, бәхәсләшә алды. Һәр өлкәдә үз фикере, дәлилләре бар иде. Ул чын мәгънәсендә үз районының  патриоты булды. Районыбызның үткәнен, районны- район итәргә тырышкан, шәхесләрне киләчәк буын белсен, онытмасын иде дип янды. Мәктәпләрдә “Туган як тарихын өйрәнү” фәнен факультатив дәресләр итеп булса да, кертелсен иде, программасын үзем эшлим дигән теләге зур иде.

Районыбызның үсешенә, елдан-ел төзекләнә, матурлана баруына чын күңеленнән сөенә белде. Кайда гына барса да, аңарда “Без бит Саба районыннан!” дигән горурлык хисе көчле иде.

Суслонгерга баргач төшкән фото. 2019 ел.

Балаларны, киленнәрне, оныкларны яратты. Туганнарны, кода-кодагыйларны, күршеләрне хөрмәт итте. Оныкларга аеруча игътибарлы булды. Вакыт-вакыт аларга кырыс та, таләпчән дә иде. Аларны белемле итеп күрәсе килде аның! Балаларны, оныкларны яратып әйтә торган канатлы сүзләре бар иде. “Бары тик үзеңә генә таян! Тырыш булсаң гына нәтиҗәгә ирешә аласың”.

Балаларыбызның, оныкларыбызның хөрмәтле әтиләре, дәү әтиләре булган  газиз кешебезне югалтуны бик авырдан кичердек. Башта, бу төш кенә бит, уянырбыз кебек иде. Вакыт үтеп, төш кенә түгел, аяныч чынбарлык икәнлегенә инангач, чарасызлык башланды... Шундый авыр вакытларыбызда хәсрәтебезне бергәләп күтәрергә туганнарыбыз, кода-кодагыйларыбыз, күршеләребез, дусларыбыз, хезмәттәшләребез, без үзебез дә белеп бетермәгән кешеләр, райондашларыбыз ярдәмгә килде.  Апабыз Зөбәрҗәт Хәсән кызының, “Саба таңнары” газетасы мөхәррире Рөстәм Гаптерәүф улының, редакция хезмәткәре Фәнил Фәһим улының ярдәме булмаса, шундый кыска гына вакыт эчендә китабы дөнья күрә алыр идеме икән?!

Табигатьнең үз законнары... Көн артыннан көн үтә... Ә безнең күңел һаман да могҗиза көтә... Һәрвакыттагыча, кызу-кызу атлап кайтып керер дә, үзенә генә хас эчкерсез көлү белән “Кайттым мин!” дияр сыман...

42 ел гомер иткән җәмәгате Гөлшат Риза кызы Сабирова.

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: