13 декабрь 2017 яңалыклары
-
Яман шеш авыруы белән көрәшүче Гүзәл Әхмәтшина: «Бездә халыкның бик ярдәмчел икәнлегенә ышандык»
Яман шеш авыруына каршы көрәшүче Гүзәл Әхмәтшинага ярдәм итү өчен 7 декабрьдә «Сәйдәш» мәдәният үзәгенә килүчеләр чын могҗизаның шаһиты булды. Биредә үткән «Без бергә!» хәйрия концерты вакытында тупланган 178 мең сум белән операция өчен кирәкле 2 млн 300 мең сум җыелып бетте! Акча җыюны рәсми рәвештә яптылар һәм Гүзәл концерттан соң ук Мәскәүгә билетлар сатып алды һәм аңа операция булды.
-
Әлмәт районында йөкле ханым авария ясаган
Юл-транспорт һәлакәте Казан-Оренбург юлының 266 нчы чакрымында, Әлмәт районында була.
-
Салават: «Сәхнә – «Пирамида»ныкы, ә тамашачы – минеке»
Узган шимбәдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә «Болгар радиосы» V Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы узды. Әлеге чара, гадәттәгечә, сәхнәдә иң популяр артистларны, ә залга иң зәвыклы тамашачыларны җыйды. Әйтергә кирәк, сәхнә бизәлешендә дә, алып баручыларның киемнәрендә дә миллилек өстенлек итте.
-
«Юл газабы – гүр газабы» булудан туктармы?
Юл газабы – гүр газабы, дигән әйтем акрынлап архаик төшенчәгә, ягъни үткән заманнар мәгънәсенә әверелә бара.