21 август 2013 яңалыклары
-
Саба аучылык җирләрендә җәйге-көзге сунар сезоны ачылды
Татарстан Президентының Указына (14.04.2013, №303) туры китереп, республиканың тереклек дөньясы объектларын саклау һәм файдалану буеннча идарәсе боерыгы нигезендә 17 августтан Саба аучылык җирләрендә җәйге-көзге сунар сезоны ачылды. Ул 15 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
-
Эшмәкәрләр районыбыз мәктәпләренә матди һәм акчалата ярдәм күрсәтүне дәвам итә
Эшмәкәрләрнең, районыбыздан читтә яшәүче якташларыбызның "Үз мәктәбеңә булыш!" акциясендә катнашулары дәвам итә. Без белем алган мәктәпләренә матди һәм акчалата ярдәм күрсәтүне башлап җибәрүчеләр турында газетаның июль ае санында язган идек инде. Шуларның берсе - шәхси эшмәкәр Илнур Мөбарәкҗанов кадет интернат-мәктәбенә күрсәткән игелекле эшен дәвам итеп, Саба гимназиясе счетына да 5000...
-
Сабада Бөтенроссия “Яшел Россия” шимбә өмәсе” акциясе үткәрелә
Россия экология фонды табигатьне саклау иҗтимагый хәрәкәтендә катнашучылар булышлыгында 31 августта Бөтенроссия "Яшел Россия" шимбә өмәсе" акциясе үткәрә. Акциядә территорияләрне җыештыруга миллионга якын кеше чыгар дип көтелә. Экологлар районыбыз халкын да, олысы-кечесен шимбә өмәсендә актив катнашырга чакыра.
-
Андый-мондый хәл булса, Сабага Казаннан өч көн эчендә 100 меңнән артык кеше күчерелергә тиеш
Андый-мондый хәлләр була калса, Саба муниципаль районына Казан шәһәреннән өч көн эчендә 100 меңнән артык кеше күчерелергә тиеш. Бу зур масштаблы чара Россия Хөкүмәтенең "Халыкны, матди һәм мәдәни кыйммәтләрне куркынычсыз районнарга эвакуацияләү тәрбибе турында"гы Карары (22.04.2004, №303) нигезендә тормышка ашырыла. Күчерелгән халыкны торак, көнкүреш шартлары белән тәэмин итү авыл һәм...
-
Рәссамнар, графика осталыгы булганнар игътибарына: обелиск эскизына конкурс игълан ителә
Районда Бөек Ватан сугышы елларында тылда фидакарь хезмәт куйган каһарманнарга салыначак обелиск эскизына конкурска эшләр кабул итү бара. Конкурста рәссамнар, графика осталыгы булган һәркем катнаша ала. Эскизларны кулдан да, компьютерда да эшләргә мөмкин. Әзер эскизларны Саба муниципаль районы башкарма комитетына, мәдәният бүлегенә яисә редакциягә тапшырырга мөмкин. Алар комиссиядә өйрәнелеп, иң...
-
Сабада Татарстан профсоюзлары федерациясе көне үткәрелде [+ фото]
Әлеге чара район оешма-предприятиеләре һәм учреждениеләреннән профсоюз активистларының, хезмәтне саклау инспекторларының актив катнашында узды.