6 сентябрь 2013 яңалыклары
-
Сентябрьнең 5 көнендә Татарстанда транспорт һәлакәтенә юлыгып инде 10 кеше һәлак булган
Сентябрьнең 5 көнендә Татарстанда транспорт һәлакәтенә юлыгып 10 кеше һәлак булган, 94е имгәнгән, җитди җәрәхәтләнгән. Узган тәүлектә генә дә республикада исерек килеш транспорт белән идарә итеп, юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 43 очрагы теркәлгән. Шуңа да ТР буенча ЭЭМның Дәүләт автоинспекциясе исерек хәлдә автомобиль белән идарә итүдән юлда авыр нәтиҗәләргә китерә...
-
Шекшедә җыр һәм чишмә бәйрәме гөрләп узды [фото]
Әле узган ел гына яңа тормыш өрелгән "Саимә чишмәсен" Шекше җирлегендә яшәүчеләр үз итеп, яратып өлгерде. Тереклек шавы булып, җанга рәхәт талгынлык биреп гөрләгән бу көмештәй сулы чишмә янына килеп гаиләң, дусларың белән ял итү өчен бөтен уңайлыклар тудырылган. 28нче август кичендә Шекше мәдәният йорты хезмәткәрләре көче һәм авыл җирлеге...
-
Шәмәрдәндә бер зат машинаның тәрәзәсен ватып, телефон урлаган
Кырбаш авылында яшәүче Шәмәрдәндәге йорт янында торучы машинаның алгы ишек тәрәзәсен ватып, бистәдә яшәүченең кәрәзле телефонны алып кача. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды.
-
ЗАГС бүлеге мөдире Алсу Шәйхетдинова: "Туйда да тынычлык кирәк"
Көз - туйлар чоры. Моның шулай икәнлеген никах залларына бармыйча да белеп була. Төн уртасында һавага сибелгән фейерверклар кайдадыр туй баруы турында сөйли.
-
Сабада бәрәңге алу сезоны: районыбыз авылларында бәрәңге уңышы нинди?
Бакчаларда бәрәңге сабагы исе аңкый торган күңелле чак. Саба урамнары буйлап барганда да бу матурлык ара-тирә күзгә ташлана.
-
Сабада кабат Кабак бәйрәме үткәреләчәк
28 сентябрьдә сәгать 10да Сабаның үзәк мәйданында "Кабак" бәйрәме үткәреләчәк. Яшелчәләр "патшабикә"сен быел да мул үстерүчеләрне инде 9 тапкыр оештырылучы традицион бәйгедә актив катнашырга чакырабыз. Бик күңелле булачак. Узган елгы Кабак бәйрәменнән фоторепортажны менә моннан карый аласыз: Кабак бәйрәме - 2012