11 сентябрь 2013 яңалыклары
-
11 сентябрь 2013 - 11:35Вәхшилек: Татарстанда яшәүче бер ханым яңа туган баласын үтерә һәм бакчасында күмеп куяНурлатта яшәүче 40 яшьлек хатын төнлә бала таба, яңа туган сабыен табакка тотып ата һәм иртән бакчасына алып чыгып күмә.
-
11 сентябрь 2013 - 11:07Районыбыз хуҗалыкларында бәрәңге алалар: вакытлы-вакытсыз яңгырлар өзеклеккә китердеУзган атна азагында авылларда, хуҗалык кырларында бәрәңге уңышын җыеп алырга керешкәннәр иде. Вакытлы-вакытсыз яңгырлар гына өзеклеккә китерде китерүен. Бу атнадан көннәр җайланып китәр кебек.
-
11 сентябрь 2013 - 10:24Хуҗалыкларда терлек азыгы әзерләү дәвам итәХуҗалыкларда терлек азыгы әзерләү дәвам итә. "Алтын Саба-М" хуҗалыгының 3 мең баштан артык терлеге бар. Аның меңгә якыны - савым сыеры. Малларны кышлатып чыгу өчен кырдагы һәр эшче көчен кызганмый. Бүгенге көндә 15 мең тоннадан артык сенаж чокырларга салынган. Бу хезмәттә 15ләп техника эшли. Хуҗалык җитәкчесе Вәсилә Нотфуллина әйтүенчә, әле...
-
11 сентябрь 2013 - 10:04Сабаның “Яшьлек” футбол командасы Урыссуның “Әбсәләмов” командасын 5:0 исәбе белән оттыРайонның "Яшьлек" командасы футбол буенча беренче лига кысаларында Татарстан Республикасы беренчелегенә Урыссуның "Әбсәләмов" командасы белән үз мәйданчыгы матчы үткәрде. Уеннар 5:0 исәбенә районыбыз спортчылары файдасына төгәлләнде. Чираттагы матч 14 сентябрьдә Чистайда "Труд" командасы белән үтәчәк.
-
11 сентябрь 2013 - 07:43Оетта Советлар Союзы Героена бюст эшләндеБөек Ватан сугышында немец-фашист илбасарларына каршы көрәштә күрсәткән батырлыклары өчен Советлар Союзы герое исеменә лаек булган Вәлиәхмәт Хаҗиәхмәт улы Хаҗиевка шушы көннәрдә туган авылы Оетта җәмәгать үзәге каршына яңа бюст эшләнде. Алдагы көннәрдә шушы урында ук сугыш кырында һәлак булган барлык авылдашларның да исемлекләре язылган мемориаль такта да куелачак.
-
11 сентябрь 2013 - 07:15"Яшәүдән" туктаган Йомгалак авылы зираты коймасын өр-яңадан эшләделәрУзган гасырның 70нче елларында «яшәүдән» туктаган Йомгалак авылының зират коймасы бик нык тузган иде. Шушы көннәрдә Шыңар һәм Оет авылының егетләре көче, «Туган як» җәмгыяте җитәкчелеге инициативасы белән өр-яңадан имән баганалар утыртылып, тимер челтәр белән әйләндерелеп алынды.
-
11 сентябрь 2013 - 06:19Сабабашта яшәүче Илнур Шәрипов үз куллары белән мини-трактор ясаган [+фото]Зыяны күп дип ничек кенә зарлансак та, куллана белсәң, дөнья челтәре файдалы нәрсә инде ул! Мин дә шунда "чорналып" утырганда дусларым арасындагы фотолардан бер сәер транспортка тап булдым.
-
11 сентябрь 2013 - 06:13Мәртендә җир участокларын газлаштыру эшләре бараБүгенге көндә Килдебәк авыл җирлегенең Мәртен авылында торак йортлар төзү өчен яңа бүленеп бирелгән җир участокларын газлаштыру эшләре бара. Газлаштыру эшләрен "Линда" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте башкара.
-
11 сентябрь 2013 - 05:01Олыяз мәдәният йортында авыл яшьләре концерт куйды [+фото]Олыяз мәдәният йортында "Без - универсиада иленнән" дип исемләнгән авыл яшьләре көче белән әзерләнгән концерт булып узды. Кызлар - егетләр башкарган чыгышларда республикабыз белән, шушы гүзәл җирдә яшәвебез белән горурлану хисләре урын алды.