Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • 11 март 2014 яңалыклары

    • 11 март 2014 - 12:30
      Миңгәр авылында яшәүче Гөлфарах Зиннуровага 90 яшь тулды
      Ямьле яз тантана иткән көннәрдә - 7 март көнне Саба районы Миңгәр авылында яшәүче Гөлфарах Зиннуровага 90 яшь тулды. Балачаклары авыр елларга туры килгән чордашлары кебек үк, аңа да кечкенәдән тормыш арбасына җигелергә туры килә. Сугыш вакытында кыш көне яшүсмер кыз Курса урманчылыгында урман кисә, яз җиткәч, шул агачларны кул...
      270
      0
      0
    • 11 март 2014 - 11:24
      3 балыкчы батып үлгән: араларында 13 яшьлек үсмер дә булган [фото]
      РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, кичә, 10 мартта иртәнге 8.20 сәгатьтә, Ык елгасында "УАЗ 3909" автомобиле боз астына төшкән, салонында Әлмәттән килгән 5 балыкчы булган. Аларның 2се боз астыннан үзләре чыга алган. Аларны очраклы кеше күргән. Балыкчылар хастаханәгә озатылган. Әмма, кызганыч, 57...
      194
      0
      0
    • 11 март 2014 - 10:09
      Теләче районында булган авариядә 5 кешенең гомере өзелгән [видео]
      Бүген сәгать 00.45 тә М7 «Волга» трассасының 895 километрында юл-транспорт һәлакәте булган - "Mitsubishi" һәм "ВАЗ-2110" автомобиле бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә биш кеше - "ВАЗ-2110" йөртүчесе һәм чит ил машинасында утырган дүрт кеше һәлак булган. Шулай ук "Mitsubishi" машинасында булган Можга шәһәреннән 35 яшьлек хатын-кыз хастаханәгә салынган. "ВАЗ-2110" автомобиленең 24...
      279
      0
      0
    • 11 март 2014 - 09:34
      Саба кызы Алиягә сөйгән яры үзенчәлекле итеп тәкъдим ясаган [эксклюзив видео]
      Саба кызы Алиягә сөйгән яры Айзат үзенчәлекле итеп тәкъдим ясаган. Алия "В контакте" сайтындагы сәхифәсенә: "Бу тәкъдимнән баш тарту мөмкин түгел" дип язып куйган. Фотолар һәм видео vk.com сайтыннан алынды.
      251
      0
      0
    • 11 март 2014 - 07:30
      Сабада ТР Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле чыгыш ясады [фоторепортаж]
      Шәүкәт Биктимеров исемендәге район мәдәният йортында район башлыгы Рәис Миңнеханов төрле тармакта эшләүче районыбыз хатын-кызларын 8 март бәйрәме белән тәбрикләде. Котлау сүзләреннән соң, бирегә җыйналган күркәм затларыбыз өчен Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле чыгышы тәкъдим ителде. Әлеге концерт программасын артистларыбыз соңыннан...
      254
      0
      0
    • 11 март 2014 - 06:55
      Алан-Елгада яшәүче Раил Әмиров Мишә елгасында 4 кг 300 граммлы чуртан балыгы тоткан [+фото]
      Шекше авыл җирлегенең Алан-Елга авылында яшәүче Әмиров Раил Мияссәр улына уңыш елмайды. Ул Алан-Елга авылы аша агучы Мишә елгасында 4 кг 300 граммлы чуртан балыгы тотты.
      285
      0
      0
    • 11 март 2014 - 06:27
      Рушанның әти-әнисе Римма һәм Рөстәм Миңнегуловлар: "Күңел Рушан янында булды"
      Якташыбыз - Рушан Миңнеголов Сочида узган чаңгы узышларында егерме чакрым араны классик алымда 50 минут 55,1 секундта узып, Россия җыелма командасына алтынчы алтын медальне яулап алды.
      211
      0
      0
    • 11 март 2014 - 05:35
      Рушан Миңнегуловның сөйгәне Алия Фатыйхова: "Рушан өчен барыбыз да сөендек"
      - Алия, ничек хәлләр? Паралимпиада чемпионының сөйгән яры нинди хисләр кичерә? - Ышанып бетеп булмый әле. Ярыш вакытанда борчылып елап беттем, телемнән дога төшмәде. Хәзер тынычландым инде, Аллага шөкер. Җиңүдән соң үзе сезнең белән элемтәгә кердеме? - Әйе, әти-әнисенә, миңа үзе шалтыратты. Мин аңа: "Матурым, булдырдың бит!" - дидем. Ә...
      251
      0
      0
    Реклама