Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • 4 гыйнвар 2015 яңалыклары

    • 4 гыйнвар 2015 - 20:44
      Саба мәчетендә Мәүлид бәйрәме узды
      Мәүлид -Аллаһының Расүле-илчесе, Раббыбыз күрсәткән туры юлны күрсәтүче Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) дөньяга килгән көне. Шуңа күрә ул мөселманнар арасында олугъ бәйрәм буларак билгеләп үтелә. 4 гыйнвар көнне Саба җәмигъ мәчетендә дә Мәүлид уңаеннан күркәм кичә уздырылды. Анда Татарстан Диния Нәзарәтенең дәгъвәт бүлегеннән Тимергали хәзрәт Юлдашев, Нияз хәзрәт Сабиров, мөнәҗәтләр һәм дини...
    • 4 гыйнвар 2015 - 10:10
      Чүп түгү машинасында кеше гомере өзелгән
      Яңа ел төнендә Казанда эш урынында коточкыч һәлакәт килеп чыккан - чүп түгү машинасына кысылып бер хезмәткәр җан биргән. Гадәттән тыш хәл Шатурская урамында килеп чыккан. Ул төндә чүп түгү белән шөгыльләнүче әлеге оешма хезмәткәре машинада йөртүче белән кизү торган. Беренчел фаразлар буенча, йөк машинасы кузовында ниндидер деталь ватылган һәм...
    • 4 гыйнвар 2015 - 08:58
      Кол Шәрифтә Коръәнне тәүлек буе укыйлар
      Татарстанда Яңа проект-Кол Шәриф мәчетендә тәүлек буе Коръән уку гамәлгә кертелде 3гыйнвар - мөселманнар Мөхәммәд Пәйгамбәрнең туган көне - Мәүлид бәйрәме көнне Татарстанның Кол Шәриф мәчетендә ТР мөселманнарының Диния нәзарәте уникаль проект - тәүлек буе Коръән укуны чынга ашырды. Изге китапны 30 га якын хафиз бер-берсен 2 сәгать саен алмаштырып...
    • 4 гыйнвар 2015 - 07:43
      Министр үз-үзенә кул салган
      Кичә Марий-Эл Республикасы Эчке эшләр министры Вячеслав Бучнев эш бүлмәсендә атылып үлгән. - - Министр 26 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр ялда иде, шулай да еш кына эшенә килде, - дип аңлатма бирә министрлыкның матбугат үзәге. - Бүген дә ул эшкә килде, берникадәр вакыттан сәркатибе аның эш бүлмәсендә ату тавышы ишеткән....
    • 4 гыйнвар 2015 - 06:37
      Гөлназ аздан гына машина отмый калды
      Кичә "ТНВ" каналының "Башваткыч" тапшыруы якташларыбыз катнашында узды.Саба гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рузалия Фазылова, сәләтле балалар мәктәбе директоры урынбасары Айгәл Динмәхәммәтова, Эзмә урта мәктәбе укытучысы Гөлназ Галиева башваткыч биремнәрен чишкәндә бик тиз һәм төгәл җаваплары белән сокландылар.Аларга студиядә тамашачылар- хезмәттәшләре, туганнары, дуслары көч биреп утырды. Тапшыруда Саба муниципаль...
    Реклама