Саба таңнары

27 июль 2015 яңалыклары

  • 27 июль 2015 - 13:20
    Сабыйны сумка белән коймага элеп калдыручы табылган
    Хәтерегездә булса, агымдагы елның 21 февралендә көндез Татарстан башкаласының 7 нче шәһәр шифаханәсе коймасында эленеп торган хатын-кыз сумкасы тапканнар иде. Аның эчендәге яңа туган сабый салкыннан үлгән булып чыкты. Аның өстендә ползунки, чепчик һәм яулык кына булган. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылып, баланы тудыручы ананы эзләүгә керештеләр. Менә шул...
    472
    0
    0
  • 27 июль 2015 - 13:04
    Салават концертыннан [фоторепортаж]
    Казанда Салават Фәтхетдинов концертлары башланды. Димәк, җәй көзгә авыша. Быел "Матбугат.ру" Салават Фәтхетдинов концертларының мәгълүмати партнеры.
    445
    0
    0
  • 27 июль 2015 - 12:57
    Сезне алдаганнарын сизәсезме [сораштыру]
    Белгечләр, икътисадый кризис вакытында ризык җитештерүчеләрнең хәрәмләшү очраклары ешая, дип билгели. Алар кап эченә товарны аз сала, начар чимал куллана икән. Мәсәлән, бер литр сөт салу урынына 900 миллилитр гына тутыралар. Ризыкның рецептурасын да үзгәртергә мөмкиннәр, онның начар сор­тын сайлыйлар, арзанлы үсемлек майларын кулланалар. РФ Дәүләт Думасы депутатлары әлегә бу...
    535
    0
    0
  • 27 июль 2015 - 12:30
    Бөрбашта мөселман Сабан туе гөрләде [фоторепортаж]
    Балтач районы Бөрбаш авылы олы кунакларны кабул итте. Бу авылга төрле яклардан мөселман балалары үзләренеӊ бәйрәмнәрен үткәрергә җыйналды.
    464
    0
    0
  • 27 июль 2015 - 12:26
    Берәүнең фатирында киндер "басуы" тапканнар
    "Мәк-2015" операциясе барышында хокук сагындагы хезмәткәрләр киндер үсә торган фатирга тап булган. Әлеге үсемлек ээлек хөкем ителгәне булган 37 яшьлек бер ирнең фатирында табылган. Хәтта бүлмәгә керү юлын шкаф сымак итеп яшерергә дә маташкан ул. әйтүенчә, киндерне үзе өчен үстергән, орлыгын интернеттагы белдерү аша тапкан, ә уңышын ике тапкыр җыеп...
    504
    0
    0
  • 27 июль 2015 - 11:58
    Татарстан юллар салуга 307 млн сум акча алачак
    Россия Хөкүмәте Татарстанга автомобиль юллары төзүгә 307 млн сум акча бүлгән. Субсидияләрне илнең 52 төбәге алган. Аларның гомуми күләме 4,5 млрд сум тәшкил иткән, диелгән Россия Хөкүмәте сайтында.
    415
    0
    0
  • 27 июль 2015 - 11:46
    Гамбургерга бүген 115 яшь тулды
    Моннан нәкъ 115 ел элек, 1900 елның 27 июлендә, Америка гастрономы Луи Лессинг беренче гамбургерын саткан.
    516
    0
    0
  • 27 июль 2015 - 11:36
    Ришат Йосыпов: «Сарык ите файдалырак»
    Ришат Йосыпов Мамадыш районының Дусай авылына 2012 елда Кытайдан күченеп кайткан (хатынының ерак бабалары шул авылдан). Ул халыкны Кытайда киң таралган дәвалау ысуллары белән дәвалый. - Нәрсәләрдән дәвалыйсыз, Ришат әфәнде? - Нигездә, аяк-кул, бил-арка авыруларын. Ләкин башка әгъзаларны да дәвалаган чаклар була. - Ә нинди ысуллар белән? - Тәннең төрле...
    506
    0
    0
  • 27 июль 2015 - 11:31
    1 августта Казан Сабан туе Каенлыкта уздырыла
    1 августка билгеләнгән башкала Сабан туен Тынычлык бистәсендәге Каенлыкта уздырыла. Милли бәйрәмне шушы вакытка күчерү, Сабан туен Дөнья чемпионатына килгән кунакларга да күрсәтү өчен эшләнелде. Сабан туе 11:00 сәгатьтә башлана. Оештыручылар театральләштерелгән тамаша, татар эстрадасы йолдызлары һәм бию коллективлары концерты, төрле уеннар, 200ләп батырны үзенә җыйган көрәш ярышы кунакларының күңеленә...
    404
    0
    0
  • 27 июль 2015 - 11:24
    Рөстәм Миңнеханов үзенең сурәте төшерелгән футболкалар чыгаруны хупламый [+фото]
    Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Кузьмин бүген Рөстәм Миңнеханов сурәте төшерелгән футболкалар чыгару очрагы турындагы мәгълүматны шәрехләде. Искәртеп узабыз: элегрәк кайбер коммерция структуралары Р.Миңнеханов сурәте төшерелгән футболкалар партиясен чыгарган иде. Андрей Кузьмин белдергәнчә, бу шәхси башлангыч. Төбәк башлыгы сурәте белән принтлар урнаштыру мәсьәләсе Татарстан Президенты аппараты белән килештерелмәгән....
    397
    0
    0
  • 27 июль 2015 - 11:13
    Хәния Фәрхи икенче кызын кияүгә бирә [фото]
    Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи төпчек кызы Алсуны кияүгә бирергә җыена. "8 августта Алсуыбызның никах туе булачак, Алла бирса. Булачак кияүебез Руслан исемле, ул минем якташым, Тәтешле егете. Яшь гаилә Уфада торачак, Алла теләсә", - диде Хәния ханым. Күптән түгел җырчы хастаханәдә ятып чыккан. Үт куыгыннан таш алдырырга туры килгән....
    408
    0
    0
Реклама