Саба таңнары

13 октябрь 2015 яңалыклары

  • 13 октябрь 2015 - 07:14
    "Татарстан – Яңа гасыр" каналы күрсәтми башлый
    Татарстанда "Татарстан - Яңа гасыр" телеканалы һәм "Болгар радиосы" радиопрограммасы трансляция эшен туктатып тору планлаштырыла. Әлеге уңайсызлык иртәгә, 14 октябрьдә, 3:00-14:00 сәгатьләрдә тудырыла һәм планнан тыш төзәтү-профилактика эшләре башкарылу белән бәйләп аңлатыла. Бу хакта Россия коммуникацияләр күзәтчелегенең Татарстан идарәсеннән хәбәр иттеләр. Интертат.ру
    783
    0
    0
  • 13 октябрь 2015 - 06:39
    Бәйлелек «энергетик»тан башлана
    Әгәр кибет киштәсендә алкоголь энергетик эчемлек күрсәгез, белеп торыгыз, әлеге сатучы закон боза. Дүртенче сентябрьдә мондый төр эчемлек сатуны тыя торган закон үз көченә керде. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең җитәкче урынбасары Рөстәм Арсланов сүзләренчә, закон нигезендә, төбәк җитәкчеләре алкоголь продукциясен сату мәсьәләсендә вакыт, урын һәм шартлар ягыннан өстәмә чикләүләр кертә...
    413
    0
    0
  • 13 октябрь 2015 - 06:26
    Актаныш районындагы 7 егетнең үлеменә китергән коточкыч һәлакәтнең сәбәпләре ачыкланды [+фото]
    Тикшерү фаразлары буенча, "УАЗ" машинасы йөртүче кулдан ясалган күпер аша чыкканда идарәне югалта. ЮХИДИ идарәсеннән хәбәр итүләренчә, һәлакәт 11 октябрь иртәсендә булган. 25 яшьлек йөртүче, авыл хуҗалыгы техникасы өчен кулдан ясалган күпергә керер алдыннан юл катламының үзлекләрен истә тотмаган һәм идарәне югалткан. Шуның аркасында машина су каналына төшеп киткән. Йөртүче...
    828
    0
    0
  • 13 октябрь 2015 - 06:05
    Россиянең иң яхшы мәктәпләре билгеле булды
    Россия Мәгариф Министрлыгы теләктәшлеге белән илдәге иң яхшы мәктәпләр исемлеген төзегәннәр. 500 иң яхшы белем йорты арасында 17 Татарстан мәктәбе дә бар. Казанның 131нче лицее исә - 25 топ мәктәпләр исемлегендә. "Россиянең иң яхшы мәктәпләре"н ел саен билгелиләр. 2014 елга кадәр рейтингта урыннарны бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләренә таянып, укучыларның олимпиадаларда...
    424
    0
    0
  • 13 октябрь 2015 - 06:02
    Дөньядагы иң карт ат үлгән [+фото]
    Британиянең Эссекс шәһәрендә дөньяның иң карт аты үлгән. Орхидея кушаматлы атка 50 яшь булган, дип хәбәр итә Правда ру. Гадәттә, атлар, яхшы тәрбия биргәндә һәм ашатканда, 30 яшькә кадәр яшәргә сәләтле. Орхидея исә быелның гыйнвар аенда 50 еллык юбилеен уздырган булган. Шәһри Казан
    350
    0
    0
  • 13 октябрь 2015 - 05:44
    Татарстанга багышланган фильм күрсәтелә
    14 октябрьдә 21.20 сәгатьтә "Россия-2" телеканалында тамашачылар игътибарына "Россия без террора" документаль фильмнар циклыннан "Россия без террора. Татарстан. Испытание на прочность" фильмы күрсәтелә. Фильмны эшләүчеләрне телевизор караучыларның фикере дә кызыксындыра. Татарстанда яшәүчеләр фильм хакындагы фикерләрен түбәндәге электрон почтага җибәрә ала: opinion@tatar-inform.ru. Исегездә булса, беренче фильм 6 октябрьдә күрсәтелде инде. Анысы,...
    350
    0
    0
  • 13 октябрь 2015 - 05:35
    Сабада 7 градуска кадәр җылыта
    Татарстанның Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, бүген болытлы һава торышы көтелә.
    1151
    0
    0
  • 13 октябрь 2015 - 05:30
    Мөнир Рахмаев: "Мәхәббәтем кем икәнен әйтәсем килми" [+фото]
    Күптән түгел җырчы Мөнир Рахмаев инстаграмында аның бер кыз белән кочаклашып басып тора торган фотосүрәтләр барлыкка килде. Моңа ул үзе комментария биргән. "Мәхәббәтсез кеше - үле кеше . Күпме кеше яши сөюсез? Яшәп була, ләкин мәхәббәтсез... Яшәүләре генә бик авыр ... "Мәхәббәтсез яз да булмый", диләр. Мин дә бит кеше....
    466
    0
    0
Реклама