21 май 2022 яңалыклары
-
21 май 2022 - 19:58Йөз яшьлек һаман яшь пионерияӘлеге дата уңаеннан Эзмә урта мәктәбендә пионериянең тарихи үткәненә багышланган тантаналы дружина сборы үткәрелде. Укучылар Бөтенсоюз пионер оешмасы тарихы белән таныштылар.
-
21 май 2022 - 16:58Миңнеханов Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы белән котладыТатарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам дине кабул ителгән көнне бәйрәм итү уңаеннан мөрәҗәгать итте
-
21 май 2022 - 16:58Татарстанда йомырка, кәбестә һәм кыяр арзанайдыУзган атнада, 6-13 майда, Татарстанда кайбер азык-төлек товарларының бәясе төште. Бигрәк тә тавык йомыркасы арзанайган. Бу чорда ул 5 процентка төшкән, аның дистәсе 77 сум булса, хәзер 73 сум тора.
-
21 май 2022 - 15:35Ветеран ирләр командалары арасында волейбол буенча Турнир узды20 май көнне, Байлар Сабасында ир-атлар командалары арасында волейбол буенча турнир узды.
-
21 май 2022 - 14:44Башкортстанда үчле хатын биш авылдашы йоклап яткан өйгә ут төрткән19 майга каршы төндә Башкортстанның Кушнаренко авылында шәхси йортта янгын чыга. Узып баручылар утны күрә һәм коткаручылар чакыра. Бу турыда "Башинформ" хәбәр итте.
-
21 май 2022 - 13:36Ни өчен туңдыргычка тимер акча куялар?Тәҗрибәле хуҗабикәләр суыткычның туңдыргычы киштәсенә тимер акча куеп калдыралар. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.
-
21 май 2022 - 12:01Судка барасың килмәсә – түләТорак-коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләп бармасаң прокуратурага чакырыласыңны көт тә тор. Шушы көннәрдә күптармаклы җитештерү предприятиеләре, “ПЖКХ” идарәче компаниясе, “Татэнергосбыт”ның бердәм исәп-хисап, “Торак милекчеләре ширкәтләренә хезмәт күрсәтү үзәкләре җитәкчеләре катнашында үткәрелгән бурычларны түләттерү мәсьәләләре буенча ведомствоара киңәшмәсендә торак-коммуналь хезмәтләр өчен әҗәтләре күп җыелган физик затлар җавап тотты.
-
21 май 2022 - 10:11Тавыш бирүдә катнашТатарстанның төзекләндерү объектлары өчен тавыш бирү тәмамланырга 10 көн калды. Максаты – «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» Федераль программасын үтәүдә гражданнарны проектны тормышка ашыруга җәлеп итү һәм планлаштырганда халык фикерен исәпкә алу. Районыбызда яшәүчеләр 2023 елда төзекләндерү өчен Сабада Закир Йосыпов урамында паркның 3нче чираты буенча каралган эшләрне башкаруны дәвам итүне, Тукай урамындагы парк һәм Лесхозда Садовая урамы елга яр буе җәмәгать киңлекләрен сайлый алалар. «Халык сораштырулары» ында катнашу өчен Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында тавыш бирергә кирәк.
-
21 май 2022 - 04:00Ислам диненә - 1100 елБолгарда Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан район хакимиятеннән котлау алдык. ”Сезне республикабыз халкы өчен зур вакыйга – Идел Болгарстанының Ислам динен рәсми кабул иткән көне белән чын күңелдән котлыйбыз!