Саба таңнары
  • Тат Лат
  • Призга – велосипед, шикәр комы һәм он!

    Хөрмәтле укучыларыбыз! Сезгә 2020 елның икенче яртысы өчен “Саба таңнары” газетасына язылу кампаниясе вакытында абунәчеләр арасында традициягә кергән матур чара– кыйммәтле призлар уйнатылачагы турында күңелле хәбәр җиткерәбез.

    Спонсорыбыз – Сабаның Тукай урамында урнашкан “Хайтек”  instagram.com/hitech_magazin кибете. Шәхси эшмәкәр Булат Хисановның сәүдә ноктасы югары сыйфатлы электроника, көнкүреш товарлары буенча махсуслашкан. “Хайтек”ның хуҗасы кыйммәтле товарлары белән абунәчеләрне 2013 елда да куандырган иде. Быелгы призлар – ир-егетләр һәм хатын-кызлар өчен кыйммәтле ике велосипед. Аларны отучылар 2020 елның икенче яртысына “Саба таңнары” газетасына язылганлыкка квитанцияләрне лототронга салып әйләндерү юлы белән ачыкланачак. Моннан тыш редакция дә июльдә җиләк-җимеш вакыты булуын күздә тотып, абунәчеләр өчен махсус призлар әзерли. Ягъни бездән кайнатмалар ясар өчен – 3 капчык шикәр комы һәм камыр ризыклары өчен 1 капчык он булачак. Шуңа күрә бүгеннән почта бүлекчәләренә ашыгыгыз, хат ташучыларны күреп, “Саба таңнары”на язылыгыз, хөрмәтле укучыларыбыз. Квитанцияләрне (редакциягә хат белән дә, электрон почтага (sabatannar@rambler.ru җибәрергә дә була) 10 июльгә кадәр көтәбез. Призлар июль уртасында уйнатылачак.

    “Саба таңнары” газетасына 2020 елның икенче яртысы өчен ташламалы язылу бара. Абунә бәясе халык өчен – 732, оешмаларга – 825 сум. Район газетасы 2020 елда вакытны файдалы уздыру чыганагы булсын. Бергә булыйк! Электрон газетага еллык язылу - 370 сум.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: