Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хокук мәктәбе

Теркәлеп шөгыльлән

Район прокуратурасы эшмәкәрлек эшчәнлеге өлкәсенә кагылышлы закон таләпләренең үтәлешенә күзәтчелек үтүне даими игътибарда тота.

Моның мөһимлеген тормыш чынбарлыгы да ачык күрсәтә. Соңгы вакытта үткәрелгән тикшерү күрсәткәнчә, районда кайбер гражданнар эшмәкәрлек эшчәнлеге белән салым органнарында теркәлмичә генә шөгыльләнүне кулай күрә. Бу исә законнарга ихтирам белән караучы гражданнарның, шулай ук хуҗалык итүче субъектларның хокуклары бозылуга, мәнфәгатьләре тиешле дәрәҗәдә кайгыртылмавына китерә, алынмаган салым керемнәре нәтиҗәсендә бюджетка зыян салына.

Шәхси транспорт чараларында пассажирлар йөртүне (такси) генә алыйк. Соңгы вакытта такси хезмәте күрсәтүгә сорау зур. Әмма кайбер гражданнар шәхси автомобильләрендә пассажирлар йөртү белән эшмәкәр буларак дәүләти теркәлү үтмичә генә шөгыльләнәләр. Шундыйларны ачыклау максатында үткәрелгән прокуратура тикшерүе барышында районда законсыз рәвештә такси хезмәте күрсәтүче 13 кеше ачыкланды. Шуларның дүртесенә карата Административ хокук бозулар турындагы Россия Федерациясе кодексының 14.1нче маддәсе 1нче бүлеге нигезендә эш кузгатылды. Тикшерү барышында 9 кеше прокуратура таләбе буенча салым органнарында шәхси эшмәкәр буларак теркәлде. Шулай итеп, хәзерге вакытта район территориясендә такси хезмәте күрсәтү өлкәсендә законлы тәртиптә эшләүче гражданнар саны 36га җитте.

Прокуратура Федераль салым хезмәтенең республика идарәсе районара салым инспекциясе, РФ Эчке эшләр министрлыгының Саба муниципальара бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә эшмәкәрлек эшчәнлегенең башка юнәлешләрендә дә тикшерүләр үткәрәчәк.

Р.Сәлахов,

район прокуроры, юстиция киңәшчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев