Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хокук мәктәбе

ТЕРКӘЛМИЧӘ ГЕНӘ

Район прокуратурасы юридик затларны һәм шәхси эшмәкәрләрне дәүләт реестрына кертү турында закон таләпләренең үтәлешен тикшерде. Нәтиҗәдә үз бизнесларын булдырган кайбер гражданнарның эшмәкәрлек эшчәнлеген салым түләүләрдән читләшеп алып барулары ачыкланды. Мәгълүм булганча, Россия Федерациясенең Граждан кодексының 23нче маддәсе нигезендә шәхси эшмәкәр буларак дәүләт теркәве узган гражданнар юридик зат булып тормыйча гына...

Район прокуратурасы юридик затларны һәм шәхси эшмәкәрләрне дәүләт реестрына кертү турында закон таләпләренең үтәлешен тикшерде. Нәтиҗәдә үз бизнесларын булдырган кайбер гражданнарның эшмәкәрлек эшчәнлеген салым түләүләрдән читләшеп алып барулары ачыкланды.

Мәгълүм булганча, Россия Федерациясенең Граждан кодексының 23нче маддәсе нигезендә шәхси эшмәкәр буларак дәүләт теркәве узган гражданнар юридик зат булып тормыйча гына да эшмәкәрлек белән шөгыльләнә алалар. Әмма теркәлү мәҗбүри. Аның тәртипләре "Юридик затларны һәм шәхси эшмәкәрләрне дәүләт теркәвенә алу турында"гы Федераль законның VII.1нче бүлегендә бәян ителгән. Моңа автотранспорт чараларын ремонтлау буенча түләүле хезмәт күрсәтүче Р.Зиннуров та игътибар итәргә тиеш иде. Әмма ул Федераль салым хезмәтенең районара инспекциясе биргән мәгълүматлардан күренгәнчә, шәхси эшмәкәрлек эшчәнлеге белән дәүләт теркәве узмыйча гына шөгыльләнгән. Нәтиҗәдә Р.Зиннуровка карата Административ хокук бозулар турындагы Россия Федерациясе кодексының 14.1нче маддәсе 1нче бүлеге нигезендә эш кузгатылды. Теркәлмичә генә эшмәкәрлек итүчеләрдән 500 сумнан алып 2 мең сумга кадәр штраф түләттерү каралган. Р.Зиннуровка салыначак штрафның төгәл суммасы суд карары нигезендә билгеләнәчәк. Әлеге санкция теркәлмичә генә эшмәкәрлек белән шөгыльләнүдән азат итми.

Л.Гаффарова,

район прокуроры урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев