Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хокук мәктәбе

Укучылар иминлеге хакына

Прокуратура тикшерде

Район прокуратурасы РФ Эчке эшләр министрлыгының "Саба" муниципальара бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә белем бирү учреждениеләре урнашкан биләмәләрдә, аерым алганда Иске Икшермә авыл җирлеген кергән урта мәктәп зонасында юл билгеләре һәм сызыклары кую тәртибенең үтәлешен тикшерде.

"Юл хәрәкәте иминлеге турында"гы Федераль законның 6нчы маддәсендә язылганча, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өлкәсендә җирле әһәмияттәге автомобиль юлларында, шул исәптән торак пунктлары чикләрендәге урам-юл челтәре объектларында куркынычсызлык чараларын гамәлгә ашыру җирле үзидарә органнары вәкаләтләренә керә. Алар иминлек максатларында торак пунктлар эчендә транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү яки туктату турында карар да чыгарырга хокуклы. "Россия Федерациясендә автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында"гы Федераль законның 15нче маддәсе нигезендә җирле әһәмияткә ия автомобиль юлларында юл эшчәнлеген тормышка ашыру җирле үзидарәнең вәкаләтле органнары тарафыннан тәэмин ителә. Моңа җирле әһәмияттәге гомуми файдаланудагы һәм гомуми файдалануда булмаган автомобиль юлларының исемлеген раслау, җирле әһәмияттәге гомуми файдаланудагы автомобиль юлларын ремонтлауга финанс чыгымнары нормативларын, әлеге максатка җирле бюджеттан ассигнованиеләр күләмен раслау, юл эшчәнлеген тормышка ашыру керә. (Язманың дәвамы "Саба таңнары"нда).

Э.Фәйзетдинова,

район прокуроры ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев