Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хокук мәктәбе

Ветераннар акчасын үзләштергән

Узган елның октябрь аенда район прокуратурасы республика прокуратурасының Саба һәм Теләче районнары бүлегендә Бөек Ватан сугышында катнашучыларны һәм сугыш инвалидларын җирләүгә федераль бюджеттан бирелгән акчаны файдаланганда закон таләпләренең үтәлешенә тикшерү үткәргән иде.

Мәгълүм булганча, РФ Хөкүмәтенең "Һәлак булган (үлгән) хәрби хезмәткәрләрне, эчке эшләр, җинаять-үтәтү системасы, дәүләт янгын хезмәте, наркотик һәм психотроп матдәләр әйләнешенә контрольлек итү, салым полициясе һәм таможня органнары хезмәткәрләрен, хәрби җыеннарга чакырылган, хәрби хезмәттән җибәрелгән гражданнарны җирләүгә, шулай ук кабер өстенә куела торган ташлар ясатуга һәм урнаштыруга акча чыгымнары нормалары турында"гы Карары нигезендә (06.05.1994, №460) Бөек Ватан сугышында катнашучыларны һәм сугыш инвалидларын җирләүгә федераль бюджеттан акча каралган. Ритуал хезмәтләр өчен түләү тиешле документлар нигезендә расланган факттагы чыгымнардан чыгып, әмма 14676 сумнан артмаган (РФ Хөкүмәтенең 139 санлы 22 февраль, 2012 ел карары редакциясендә) күләмдә башкарыла.

Прокуратура үткәргән тикшерү күрсәткәнчә, республика хәрби комиссариатының Саба һәм Теләче районнары бүлеге начальнигы А.Гафиятуллин үлгән сугыш инвалидаларының туганнары исеменнән ялган документлар рәсмиләштереп, күрсәтелмәгән ритуал чыгымнар өчен федераль бюджеттан бирелгән акчаны үзенә үзләштереп барган. 2010 елның мартыннан 2011 елның сентябренә кадәр барысы 27 документ рәсмиләштерелеп, бүлек начальнигының кесәсенә барысы 348830 сум акча кергән.

Нәтиҗәдә үзенең хезмәт урыныннан явыз нияттә файдаланган А.Гафиятуллинга карата җинаять эше кузгатылды. Күптән түгел район суды аны РФ Җинаять кодексының 159нчы маддәсе 3нче бүлегендә каралган җинаятьне эшләүдә гаепле дип тапты һәм 4 ел сынау срогы белән шартлы рәвештә 5 елга ирегеннән мәхрүм итү җәзасы билгеләү турында хөкем карары чыгарды. Айдар Гафиятуллинның шулай ук 3 елга дәүләт хезмәтендә, хакимият вәкиле функцияләрен һәм оештыру-күрсәтмә бирү вәкаләтләрен башкару белән бәйле җирле үзидарә органнарында вазифа биләү хокукы да чикләнде, 8000 сум күләмендә штраф билгеләнде.

Хөкем карары шушы көннәрдә законлы көченә керде.

Р.Сәлахов,

район прокуроры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев