Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хокук мәктәбе

Тәрәзә юганда имгәнгән

Күрелгән чараларга карамастан, эш урынында имгәнүләр булып тора. Мисал өчен 2011 елның 20 октябрендә В.Дәүлиева җаваплылыгы чикләнгән "Алсу" җәмгыяте кибете тәрәзәсен юганда егылып, аягын имгәтә.

Прокуратура тарафыннан үткәрелгән тикшерү җәмгыятьтә хезмәтне саклау кагыйдәләренең үтәлмәү фактлары булуы ачыкланды. РФ Хезмәт кодексының 225нче маддәсе нигезендә барлык хезмәткәрләр, шул исәптән, оешма җитәкчеләре, шулай ук эш бирүчеләр, шәхси эшмәкәрләр башкарма хакимиятнең федераль органы билгеләгән тәртиптә, социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләүче өчьяклы комиссия фикерен исәпкә алып, хезмәтне саклау буенча өйрәнүләр үтәргә һәм шушы өлкәдә алган белемнәренә узарга тиешләр.

Әмма, тикшерү күрсәткәнчә, "Алсу" җәмгыяте директоры Р.Ибраһимов билгеләнгән тәртиптә хезмәтне саклау буенча укымаган булып чыкты. Хезмәт кодексының 212нче маддәсе эш бирүчегә эш урыннарында хәвефсез хезмәт шартлары тәэмин итүне дә йөкли. Закон таләпләренең үтәлмәве кибеттә бәхетсезлек килеп чыгуга китергән. Әлеге факт ТР дәүләт хезмәт инспекторы үткәргән тикшерү акты белән дә раслана.

Шулай итеп, "Алсу" җәмгыяте директорына карата административ эш (КоАП, 5.27нче маддә, 1нче бүлек) кузгатылып, тиешле чара күрү өчен республика хезмәт инспекциясенә җибәрелде.

Л.Гаффарова,

район прокуроры урынбасары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X