Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Каурый каләм

Тылсымлы умырзая

Айсылуны йокысыннан кояшның җылы нурлары уятты. Ул теләмичә генә күзләрен ачты да, як-ягына карады. Бүлмәне кояш яктырта, әйтерсең лә Айсылу алтын төсләр иленә килеп эләккән. Аның тәрәзә янына йөгереп килеп, урамдагы матурлыкны күрәсе килде. Әмма тәрәзә янына бара алмады Айсылу, кышкы гүзәллекне күрмәде…Чөнки 6 яшьлек Айсылуның аяклары авырта, шуңа кечкенәдән инвалид арбасында йөри. Кыз язмышына һич үпкәләми, һәр туган көнгә шатлана, тормышның матур ягын күрә белә.

Менә бүген дә инвалид арбасына утырырга тырышты. Килеп чыкмагач, моңаймады, яраткан әнисен ярдәмгә чакырды.

– Әнием!

Бүлмәгә Айсылуның әнисе керде. Кызын күргәч, аның йөзендә борчулы елмаю барлыкка килде. Мәликә апа берсүзсез генә Айсылуның инвалид арбасын этеп алып барды.

– Әнием, минем өчен борчылма! Менә берәр кышкы аяз көндә син шушы тәрәзә аша урамга карарсың. Анда бәсле миләш агачлары янында, зур-зур кар өемнәре арасында бер кызны күрерсең. Ә ул кыз мин булырмын! Мин тәрәзә каршына йөгереп килермен дә, сиңа сәлам бирермен. Менә шул вакытта без икебез дә бик бәхетле булырбыз. Шулай бит, әнием?

Әни кеше кызына карап:

– Әйе, кызым, нәкъ шулай булыр.

Кышкы көннәр ничек кенә аяз, матур булмасын да, кояш нурлары астында кар ничек кенә ялтырамасын, Айсылу күңеле белән гел язны көтте. Чөнки язгы табигать, сафлык, җылылык аңа өмет бирә иде. Беренче язгы чәчәкләрне күрүгә, аның торып йөреп китәсе килә, әмма булмый шул. Нәрсәне дә булса зарыгып көткәндә, вакыт бигрәк әкрен үткән сыман тоела икән ул. Айсылу да көн саен әнисенә бер үк сорауны бирә: “ Әни, яз җиттеме инде?” Ниһаять, бүген ул һәркөн биргән соравына “әйе” җавабын алды. Белсәгез сез аның ничек шатланганын! Бәхетеннән башы күккә тия язды! Айсылу әнисен урамга чыгарга чакыра башлады. Әмма әнисенең эше бик күп иде, барын да эшләп бетерергә тырышса да – өлгермәде, караңгы төште.

Кичен Мәликә апа Айсылуга умырзаялар турында китап укыды. Рус телендә “подснежник” дип аталган бу чәчәкнең дөньяда бик аз калганын белде Айсылу. Явыз кешеләр бу чәчәкне өзеп бетергәннәр. Әнисе бик арыган иде, шуңа китаптагы рәсемгә дә, аянычлы һәм кызыклы мәгълүматка да игътибар бирмәде, укыды да укыды. Ә Айсылу әнисен кызыксынып тыңлады, умырзая турында бик күпне белде. Рәсемнәр буенча бу чәчәкнең нинди икәнен исендә калдырды. Умырзаяның кар сыман ап-ак таҗларына соклана-соклана, кызчык йокыга китте.

Икенче көнне алар урамга чыктылар. Кояш кар өемнәрен ялтырата. Әмма алар эрергә җыенмыйлар әле. Күк йөзендә бер болыт әсәре дә юк, зәп-зәңгәр аяз һава. Яз килүнең билгеләре булмаса да, Айсылу күңеле белән нидер сизә иде. Йомшак җил исә, җепшек кар кояшның якты нурлары астында алмаз ташлар сыман ялтырый. Бу бит инде язның беренче билгеләре! Ә тиздән яз Айсылуның хыялындагыча булыр. Ямьле, җылы, матур, чәчәкле, кояшлы, гүзәл яз... Ә иң мөһиме – өметле. Ә бәлки, Айсылу нәкъ менә бу язда йөреп китәр, бәлки берәр тылсымлы хәл булыр... Бары ышанырга, өметләнергә кирәк. Айсылуның башына төрле матур уйлар килде.

– Кызым, Айсылу, кара тегендә нинди матур чәчәк! – дип, Мәликә апа таҗлары тамчыга охшаган якындагы чәчәккә төртеп күрсәткәч, Айсылу уянып киткәндәй булды. Анда, карлар арасында, кара җир чыккан иде. Ул җирдә, кара рәсемдәге ак тап шикелле, бер гүзәл чәчәк үсә. Ул кар кебек ап-ак чәчәк Айсылуга таныш булып күренде, шуңадырмы, ул елмайды. Әнисе, кызының елмаюын күреп, шатланды. “Хәзер мин сиңа аны өзеп алып киләм,”- дип чәчәк янына йөгерде. Мәликә апа чәчәк янына килеп җиткәндә, Айсылу бу чәчәкнең исемен искә төшерде. Умырзая! Дөньяда бик әз калган бит бу чәчәк! Әнисе, кулын умырзая янына сузганда, Айсылу: “Әнием, өзмә умырзаяны!” – дип кычкырып торып басты. Мәликә апа чәчәктән кулларын алды да, кызына карады. Айсылу әнисенә таба килә иде. Атлыймы, әллә очамы? Әни кеше үз күзләренә ышанмады. Айсылу дөньясын онытып әнисе янына йөгерә иде… Кызчыкның көчсез үсемлекне бик тә саклап каласы килде.

– Әнием, умырзаяны өзмә, ярамый, - диде Айсылу.

– Кызым, син йөреп киттең бит!- дип әйтергә чак көч тапты бәхетеннән елый башлаган ана.

– Әни, тот мине, егылам бит, - диде Айсылу.

Әмма ул егылмады. Айсылу әнисенең җылы кочагына сарылды да, үзен шатлыгыннан күкнең җиденче катында хис итте. Таҗларын аска төшереп торган умырзая өскә күтәрелде һәм кояшның җылы нурлары аңа таба йөгерде. Ә бәлки бу Айсылуның уйларындагы тылсымлы чәчәк булгандыр? Хыялый кызга өмет биреп торган яз тылсымлы чәчәк алып килгәндер.

Айсылу белән Мәликә апа өйгә кереп киттеләр. Капка төбендә инвалид арбасы утырып калды. Ул бу гаиләгә кирәк түгел иде инде. Айсылуның хыял-өметләре бүген чынга ашты. Ә өметләнсәң, бөтен теләкләрең чынга аша! Киләчәгеңнең яхшы булачагына ышанып яшәргә кирәк.

Хазиева Айлия, Тимершык урта мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев