Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Чума карантины аркасында, Россия туристлары Монголиядән кайта алмый

Баян-Улгий провинциясендә Россиянең 17 гражданы калган.

Монголия көнбатышында чума чиренең ике очрагы теркәлгән һәм карантин кертелгән. Шул хәл сәбәпле, 17 россияле илгә кайта алмый. Бу хакта Россия илчелегенә сылтама белән ТАССхәбәр итә.

«Монголия хакимияте, чума ачыклану сәбәпле, Монголия көнбатышында Баян-Улгий провинциясендә карантин игълан итте, - дип сөйләгәннәр дипломатик вәкиллектә. - Ул 30 апрельдән 6 майга кадәр дәвам итәчәк. Бу вакыт эчендә безнең белән Россиядән 17 турист элемтәгә керде».

«Аларның сәламәтлеге белән проблемалары юк, 6 майда карантин бетерелер һәм алар кайтыр дип өметләнәбез, - дигән илчелек вәкиле. - Без алар белән элемтәдә торабыз һәм кирәкле ярдәмне күрсәтәбез».

Дипломатик вәкиллек хәбәре буенча, Баян-Улгий провинциясендә кыргый хайван итен ашагач, ике кеше чума йоктырып үлгән. Башка зарарланучылар юк. Мондый хәлләр берничә елга бер тапкыр була, чөнки бу җирлектә зарарлану чыганагы бар. Россия Илчелеге россиялеләргә Монголиянең бу өлешенә барудан тыелып торырга киңәш итә, чөнки карантин тәмамланганчы алар провинциядән китә алмаячак.

Баян-Улгий провинциясендә калган россиялеләр арасында Мәскәү, Екатеринбург, Новосибирск кешеләре бар. Шулай ук анда башка илләрдән, шул исәптән АКШ, Япония, Германиядән килгән туристлар да бар.
 

Фото: https://pixabay.com | Gellinger

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X