Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанның Идел буе районында тугыз катлы йортта фатир янган

Янгын Сыртланова урамындагы йортның өченче катында фатирларның берсендә килеп чыккан.

Казанның Идел буе районында тугыз катлы йортта фатир янган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. 

Кичә кич Сыртланова урамындагы бер йортның өченче катында фатир яна башлаган.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре янгын турында хәбәр алынгач, 19 минуттан утны сүндергәннәр. Янгын 15 квадрат метр мәйданда булган.

Фатир балконы тулысынча янып беткән. Янгын чыгу сәбәпләре ачыклана.

Фото: соцсети

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев