Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Бадминтон турнирында

10 мартта Саба спорткомплексында Саба, Теләче, Кукмара районнарының иң көчле бадминтончылары арасында турнир узды.

Чараны ачу тантасында Саба муниципаль районы башлыгы Р.Мицнеханов, башкарма комитет җитәкчесе Р.Гасыймов, мәгариф бүлеге начальнигы И.Шакиров катнашты. Турнирда барлыгы 121 спортчы көч сынашты. Әлеге чара бадминтончыларның республика лигасы алдыннан иң көчлеләрне барлауны да үз эченә алды. Уен нәтиҗәләренә килгәндә, призлы урын алучылар арасында райондашларыбыз да бар. 2002 елгылар һәм кечерәкләр арасында- Альбина Валиева, 2001-1999 елгылар арасында - Эльмира Ибәтова, Ильяс Дәүлиев, 1995 елгылар һәм олыраклар арасында Рузинә Шакирова, Салават Дәүлиев 1нче урыннарга лаек булдылар. Җиңүчеләрнең барысына да Мактау грамоталары һәм медальләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: sport

2
X