Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

“Балкыш” очраштыра, күрештерә

15 елдан күбрәк почта элемтәсе хезмәте күрсәткән ветераннарны җыйдылар.

"Балкыш" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең Шәмәрдәндәге тернәкләндерү бүлегендә ял итүчеләрне максатчан кабул итүләр планы бер тармакта эшләгәннәрне яисә язмышлары охшаш булганнарны якыннан очраштыруга да булышлык итә. Әйтик, Бөтендөнья почта көне уңаеннан бүлеккә район халкына 15 елдан күбрәк почта элемтәсе хезмәте күрсәткән ветераннарны җыйдылар. Барысы 14 кеше үзара аралашып ике атна дәвамында культуралы ял итте, тернәкләнде. Иртәгәдән исә бүлеккә 30 октябрьдә билгеләп үтеләчәк Репрессия корбаннарын искә алу көне уңаеннан шәхес культы елларында нахакка рәнҗетелгәннәрнең, җәбер-золымга дучар булганнарның гаилә әгъзалары киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев