Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

БЕР СӘГАТЬТӘ – ИКЕ БӘЙГЕ

Узган чәршәмбедә Балалар иҗаты үзәгендә Республика акцияләре кысаларында район мәк­тәпләренең "Говори достойно" дип исемләнгән кон­курс-ярышлары уздырылды. "Ораторлар турниры" дип тә аталган бу бәйгедә районнан 17 мәктәп укучылары катнашты. Биредә Балалар район Думасы депутатларының Ватанны саклаучылар һәм Халыкара хатын-кызлар көннәренә әзерлек барышында ораторлык осталыкларын файдалану практикасы күрсәтелде. Барлыгы өч дистәдән артык...

Узган чәршәмбедә Балалар иҗаты үзәгендә Республика акцияләре кысаларында район мәк­тәпләренең "Говори достойно" дип исемләнгән кон­курс-ярышлары уздырылды.

"Ораторлар турниры" дип тә аталган бу бәйгедә районнан 17 мәктәп укучылары катнашты. Биредә Балалар район Думасы депутатларының Ватанны саклаучылар һәм Халыкара хатын-кызлар көннәренә әзерлек барышында ораторлык осталыкларын файдалану практикасы күрсәтелде.

Барлыгы өч дистәдән артык укучы катнашты. Кызларның чыгышлары ир-егетләрне Ватанны саклаучылар көне, егетләрнеке хатын-кызларны 8 Март бәйрәме белән тәбрикләүче текстлардан гыйбарәт иде. Өч кешедән торган жюри рәисе, Балалар иҗат үзәге директорының уку-укыту эшләре буенча урынбасары Айгөл Димөхәммәтова ясаган нәтиҗә буенча әле "күпчелек укучыларда әзерлек дәрәҗәсе кәгазьдәге текстны укып чыгуга гына кайтып кала". Әлбәттә, бәйгедә яттан өйрәнеп, залдагыларга туры карап сөйләүчеләр дә булды. Араларыннан иң яхшы дип бәяләнгәннәренә урыннар бирелде. Алар 8 - 11 сыйныф укучыларыннан: егетләр - Әлмир Исмәгыйлов (I урын - Саба гимназиясе), Искәндәр Нәгыймов (II - Курсабаш мәктәбе), Фәнзил Нуриев (III-Эзмә); кызлар - Алинә Вәлиева (I - кадет корпусы), Зилә Мостафина (II-Икшермә мәктәбе), Зөлфия Фәйзерахманова (III-Сабабаш).

I урыннарны алган укучылар республика финал ярышларына барачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев