Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Эшсезләр саны арткан

Шуларның 445е эш сорап килгән.

Хезмәт, халыкны эшкә урнаштыру үзәгеннән алынган мәгълүматларга караганда, агымдагы елның тугыз аенда районда эшсезләр саны арту ягына үзгәргән. Шушы чорда үзәккә барысы 1003 кеше мөрәҗәгать иткән. Шуларның 445се эш сорап килгән. Эшсез буларак хәзерге көндә 317 кеше теркәлгән. Ел башында ул күрсәткеч 251 булган. Эшсезләр арасында хатын-кызлар -199, 16-29 яшьлекләр 93 кеше тәшкил итә. Эшсезләрнең артуы оешмаларда булган кыскартулар белән аңлатыла. Ел башыннан 15 оешма-предприятиедән 63 хезмәткәрне эштән азат итәчәкләре турындагы белешмә кергән. Шул ук вакытта үзәккә эш бирүчеләрдән 17 эшчегә генә ихтыяҗ булуы хакында мәгълүмат бирелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев