Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

ГҮЗӘЛ ТУТАШЛАР ЯРЫША

Район башкарма комитетының мәдәният бүлеге нигезләмәсе белән районыбызда "Гүзәл туташ" дип исемләнгән бик матур ярыш-конкурс башланып китте. Бәйге хәзерге заман кызларына әдәп, әхлак тәрбиясе бирү, яшь буынга татар халкының гореф-гадәтләрен кайтару, миллилеген саклап калу, үсеп килүче буынга эстетик тәрбия бирү, кызларны гаилә тормышына хәзерләү максатыннан оештырылды. Ярышның беренчесе Явлаштауда, икенчесе...

Район башкарма комитетының мәдәният бүлеге нигезләмәсе белән районыбызда "Гүзәл туташ" дип исемләнгән бик матур ярыш-конкурс башланып китте. Бәйге хәзерге заман кызларына әдәп, әхлак тәрбиясе бирү, яшь буынга татар халкының гореф-гадәтләрен кайтару, миллилеген саклап калу, үсеп килүче буынга эстетик тәрбия бирү, кызларны гаилә тормышына хәзерләү максатыннан оештырылды.

Ярышның беренчесе Явлаштауда, икенчесе Югары Симеттә, өченчесе Сатыш мәдәният йортында үткәрелде. Әлеге зоналарда үткәрелгән бәйгеләрдә районның барлык авылларыннан да диярлек "гүзәл туташлар" катнашып, 4 турда (таныштыру, уңган хуҗабикә, эшлекле һәм зыялы туташлар, үзешчән сәнгать турлары) ярышып, үзләренең уңган-булганлыкларын күрсәттеләр. Җыр-бию, матур сөйләмнәр, кызларны яклаучылар тарафыннан оештырылган театраль күренешләр, зал тулы тамашачыларга да бик хуш килде. Бу кичләрдә авыл тамашачысы күңелле ял итте, бәйгеләрдә катнашучы кызларны алкышларга күмде. Район мәдәният йорты белгечләреннән торган жюри катнашучыларның чыгышларын бәяләп, тамаша азагында жюри рәисе - район мәдәният йортының әйдәп баручы методисты Миңнислам Кәримов кызларга рәхмәт әйтеп, грамоталар тапшырды.

Ислам Габделкәрими.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X