Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Кодеинлыларын – рецепт белән

Киләсе атнадан составында кодеин булган препаратларны даруханәләрдән җибәрүгә чикләү чаралары кертеләчәк.

Наркоманлык ел саен меңнәрчә кешеләрнең гомерен өзә. Соңгы елларда өй шартларында ясап була торган дару наркоманиясе күренеш борчуга сала. Шуларны күздә тотып, республикада "Халыкның гомерен һәм сәламәтлеген саклау һәм кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү турында"гы Закон кабул ителде. Ул агымдагы елның 15 ноябреннән көченә керә. Шулай итеп, киләсе атнадан составында кодеин (коделак, каффетин, нурофен, пенталгин, солпадеин, седальгин һ.б.) булган препаратларны даруханәләрдән җибәрүгә чикләү чаралары кертеләчәк. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы нигезендә әлеге төр препаратларның исемлеге расланды һәм алар табиб рецепты белән генә биреләчәк. Җибәрү нормасы бер рецептка ике төргәктән артмаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X