Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Кырларның төрлесе бар

Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин җитәкчелегендә хуҗалык җитәкчеләре һәм баш агрономнар белән иген-икмәк кырларының торышына, чәчү технологияләренең үтәлешен тикшерүгә багышланган семинар-киңәшмә "Шытсу" җәмгыятенең 24 апрельдә "иномарка" чәчү комплексы белән үткәрелгән 150 гектарлы бодай басуында башланды.

Семинарда катнашучыларның игътибары башакларның тигезсез өлгерүенә, үсентеләрнең озынлыгының төрлелегенә юнәлдерелде һәм ни өчен дигән сорау куелды. "Шытсу" җәмгыятеннән алып, "Саба" җәмгыятенең Әбде ягындагы басуларына кадәр тукталышлар ясалып, чәчү технологияләренең ни дәрәҗәдә үтәлешенә аңлатмалар бирелде, уңай һәм җитешсез яклар күрсәтелде. "Татагро" җәмгыяте җитәкчесе В. Шнайдер да елның үзенчәлекләреннән һәм үзләренең эш тәҗрибәләреннән чыгып, киңәш-тәкъдимнәре белән уртаклашты.

Елыш авылы янында барабан тибындагы агрегат белән су сибеп үстерелә торган бәрәңге басуы сокландырды. Уңышның аермасы су сипмичә үстерелгән басулардагы бәрәңге белән чагыштырып күрсәтелде. Сугарылган участокларда йодрык кадәрлеләре барлыгын әйтү җитәдер.

Игенчелектә елның үзенчәлекләрен өйрәнүгә багышланган семинарның йомгаклау өлеше "Мөхәммәтшин" фермер хуҗалыгында булды. Биредә арыш һәм арпа культуралары урып-җыйнала. Эш комплекслы оештырылган, комбайннар артыннан ук салам да төргәкләнелә. "Көндәлекне тракторлар белән ташып, урнаштырып барабыз, 360 төргәк эскерткә салынды инде",- ди җитәкчеләре Зөфәр Мөхәммәтшин.

Урып-җыю эшләрен оешканлык белән югалтусыз үткәрүгә, ашлык тапшыру буенча алда торган бурычларга, терлек азыгы туплауга кагылышлы тәҗел мәсьәләләргә тукталып, семинар эшен төгәлләде.

Г.Галимуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кырлар