Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

“Лизинг-Грант” – быел да гамәлдә

Татарстан Республикасы Инвестиция үсеш агентлыгы үзенең сайтына "Лизинг-Грант" программасының икенче турында бизнес-проектларны конкурслы сайлап алу буенча уздырылган комиссия утырышы беркетмәсе күчермәләрен урнаштырган.

Конкурс комиссиясенә Саба муниципаль районыннан 26 бизнес-проект тәкъдим ителгән иде. Комиссия шулар арасыннан "Авыл бизнесы" номинациясендә барысы тугыз гариза бирүчегә, "Коммуналь бизнес" номинациясендә - биш, "Җитештерү бизнес" номинациясендә ике бизнес-проект авторына финанс арендасы (лизинг) килешүләре нигезендә җиһаз бәясенең 45 проценты күләмендә бирелә торган субсидияне алырга тәкъдим итү турында карар чыгарган. Бу 2012 елда районда кече һәм урта бизнес үсешенә дәүләтнең булышлыгы зур булачак дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X