Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

МӘҮЛИД БӘЙРӘМЕ – САБАДА

24 февраль - җомга көн тәмамланып, шим­бә киченә кергәч (мө­селманча шулай санала), ахшам намазыннан соң сабалы һәм авыллардан килгән мө­сел­маннар (Саба җәмигъ мәчетендә ремонт булу сәбәпле), Балалар иҗат үзәге залына җыелдылар.

Ан­да олуг пәйгамбәр Мөхәммәд салаллаһу галәйһи вә сәллам туган көне хөрмәтенә Мәүлид кичәсе үткәрелде. Кичәгә танылган вәгазьче, Казан шәһәренең Борисково бистәсендәге "Ша­мил" мәчете имам-хатыйбы Мәхмүд хәзрәт Шәрәфетдин чакырылган иде. Аның белән бергә кунак булып Биектау районының имам-мөхтәсибе Тәлгать хәз­рәт Гайфуллин һәм Казан шәһәренең Нагорный бистәсе имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Закиров килгәннәр иде. Коръән укып дога белән башланган кичәне Мәхмүд хәзрәт Шәрәфетдин Аллаһ Тәгалә тара­фын­нан дөньяга соң­гы пәйгамбәр итеп җибәрелгән Мөхәм­мәд галәйһиссәлам тормышыннан гыйбрәтле хәлләр, Аллаһ илчесенең кешеләргә мәрхәмәтле, рәхим-шәфкатьле булуы, явызлыкка да яхшылык белән кайтаруы, дингә йомшак мө­гамәлә һәм хикмәт белән чакыруы, Аның шәригате һәм, гомумән, бөтен кешелеккә үрнәк яшәеше турындагы мавыктыргыч вәгазе белән дәвам итте. Вәгазь со­ңында Мөхәммәд галәй­һиссәлам турында сорау-викторина үт­­кә­релде һәм дөрес җавап бирүчеләр Мәхмүд хәзрәтнең "Бә­хетлеләрнең серлә­ре" китабы белән бүләк­ләнделәр.

Китап авторы җитәк­че­легендә җыелган ха­­лык­ның көйләп Мө­хәммәд са­лаллаһу галәй­­һи вә сәллам рухына салават әйтүе кичәнең үзәк бизәгенә әверелде.

И.Яхъя.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X