Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Орлык сыйфатсыз булса...

Орлык сатып алганда аның сыйфатын билгеләүче документлар булырга тиешлеген һәр агроном яхшы белә.

Ләкин кайчагында бәясе арзанрак булсын өчен аны арадашчылардан сатып алалар һәм документлары булу-булмауга игътибар бирелми. Документлар бирелсә дә, алар ялган булырга мөмкин. Шул уңайдан язын орлык сатып алучылар игътибарына һәр партия орлыкка "Росельхозцентр"ның территориаль органы тарафыннан бирелгән сертификат яки аның җитәкче тарафыннан расланган күчермәсе булырга тиешлеге турында җиткерәсе килә.

Башка төбәкләрдән орлык сатып алганда, аның чәчүлек сыйфатын яңадан тикшерергә кирәк. Тикшерелгән орлыкның лаборатория шартларында яхшы сыйфатлы икәнлеге расланып та, туфракка чәчелгәч, тишелмичә калган очраклар була. Андый вакытта гаепне кемнән эзләргә?

Туфракка төшкәч, орлыкларга җылылыкның һәм дымлылыкның тәэсире төрлечә була. Еш кына орлыкларны кышын дөрес сакламау нәтиҗәсендә аларның чәчүлек сыйфаты начарлана. Аеруча крестьян-фермер хуҗалыкларында складлар начар хәлдә. Ләкин төп сәбәп: оптималь чәчү сроклары, чәчү тирәнлеге сакланмауда, орлыкларны коры туфракка чәчүдә, озак вакытлар явым-төшем булмауда. Шуңа да сатып алынган һәр партия орлыкны махсус лаборатория шартларында тикшерергә һәм аның сыйфаты турында таныклык алырга кирәк. Бу очракта хуҗалыклар тишелмәү сәбәпләрен ачыклый һәм түбән тишелешле орлык сыйфатына бәйле булуы расланган очракта, килгән зыян өчен компенсация түләтүгә ирешә алачаклар.

Н.Габдерахманов,

"Россельхознадзор"ның республика идарәсе белгеч-эксперты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X