Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Һәр сыердан – 20 килограмм

Узган шимбәдә Югары Шытсу клубында комьютерлашкан саву заллы сөтчелек комплекслары начальниклары, хуҗалык җитәкчеләре, зооветеринария һәм икътисад белгечләре белән үткәрелгән семинар-киңәшмәдә төп сөйләшү финанс-икътисад темасына алып барылды.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин комплексларның бер үк хезмәт шартларында эшләсәләр дә, эш күрсәткечләренең төрле булуына басым ясады. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге начальнигы Илсур Латыйпов чыгышыннан аңлашылганча, узган хуҗалык елын комплексларның бишесе сөт җитештерүне үсеш белән төгәлли. "Саба" җәмгыятенең "Кибәче" филиалы белән "Урта Саба" җәмгыятендә генә 96-87 процент белән чикләнеп калуларының сәбәпләре ачыкланды. "Сыерларга ашату ягыннан бернинди тоткарлык юк, шулай булгач, продуктлылыкта тотрыклы үсеш булырга тиеш. Бүгенге шартларда һәр сыердан уртача 20 килограммнан да ким булмаган сөт савып алу мөмкинлеге тудырылган. Моның өчен төп игътибар, таналар белән эшләүгә юнәлдерелергә тиеш. Безнең кайбер хуҗалыкларда бракка чыгарылган сыерлар көтү әйләнешенә кертелгән таналар саныннан да артып китә",- диде баш белгеч. Идарәнең икътисад бүлеге киңәшчесе Рузалия Галиева яңача өстәмә түләү шартлары белән таныштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев