Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Рух дөньясын баетучылар

Ярты гасырдан артык бай тарихы булган Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллинар исемендәге балалар сәнгать мәктәбенең 2011 елгы эшчәнлегенә йомгак ясалды.

Мәктәптә 532 балага 4 бүлектә 7 юнәлеш буенча 31 укытучы фортепьяно, баян, скрипка, тынлы уен кораллары, бию, җыр, рәсем сәнгатьләре буенча белем бирәләр, сәләтләрен үстерергә ярдәм итәләр. Әлбәттә һәр укытучы үз эшенең нәтиҗәсен укучыларының уңышлары аша күрә. Укучыларның 16 проценты халыкара конкурсларда катнашып, тугызы призлы урын алган. Республика конкурсларында балаларның 68 проценты үзенең көчен сынаган һәм егерме өче җиңү яулаган. Утыз ике бала район конкурслары призеры булган. Баян сыйныфы укытучысы Раилә Фатыйховага сәнгать мәктәпләренә дәрестән тыш чаралар үткәрүгә методик ярдәмлек төзегәне өчен Россия академиясенең "Иң яхшы мәгълүмат проекты" дигән Лауреат дипломы тапшырылган.

Чулпан Хафизова җитәкчелегендәге сәнгать мәктәбе үзенең маркасын югары тота. Былтыр 324,918 сумлык сәхнә киемнәре яңартылуы. 57,712 сумлык техник җиһазлар алынуы, 79,500 сумга төшереп рәсем сәнгате кабинетын җиһазлаулар барысы да, мәктәпнең үсеше турында сөйли. Гомуми белем алу белән беррәттән музыкаль осталыгын да камилләштергән бала киләчәктә дә үз юлын тизрәк таба.

Отчет җыелышыннан соң әти-әниләр балаларының сәгать ярым дәвам иткән концерт программасы белән хозурландылар.

Г.Галимуллина.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X