Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Саба урманчылыгында алдынгыларны зурлап хөрмәтләделәр

Саба урмахуҗалыгында яхшы күрсәткечләргә ирешеп эшли дә, уңышка лаеклы өлеш керткәннәрне хөрмәтли дә беләләр. Моны күптән түгел 140 хезмәт алдынгысы катнашында булган урманчылар слеты да ачык күрсәтте. Урманчыларны 2013 елда ирешкән уңышлары белән Татарстан урман хужалыгы министры вәкиле Адель Галиуллин, Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Равил Гасыймов, Саба урман...

Саба урмахуҗалыгында яхшы күрсәткечләргә ирешеп эшли дә, уңышка лаеклы өлеш керткәннәрне хөрмәтли дә беләләр. Моны күптән түгел 140 хезмәт алдынгысы катнашында булган урманчылар слеты да ачык күрсәтте. Урманчыларны 2013 елда ирешкән уңышлары белән Татарстан урман хужалыгы министры вәкиле Адель Галиуллин, Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Равил Гасыймов, Саба урман хужалыгы директоры Васил Гыйззәтуллин тәбрикләде. Слетта урман хуҗалыгының бүгенге нәтиҗәле эшчәнлеге өчен ныклы нигез салып калдырган Нургали Миңнехановның оныгы Азат Рәис улы да катнашты. Алдынгылар легендар урманчының үзен бер минут тынлык белән искә алдылар.

Хөрмәтнең иң әүвәле, әлбәттә, ветераннарга күрсәтелде. Тантана һөнәрләре буенча мактаулы исемнәргә лаек булучыларны хөрмәтләү белән дәвам итте. Барысы 26 урманчыга "Үз һөнәренең остасы" дигән мактаулы исем бирелде. Аларга медальләр һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Биш урманчыга Министрлыкның һәм район Советының Мактау грамоталары бирелде. Иштуганнан Нурислам Әхмәдуллин тырыш хезмәте өчен Россия урман хуҗалыгы Федераль агентлыгының Мактау грамотасына лаек булды. Урманчылар ул көнне 15 кешене лаеклы ялга зурлап озаттылар. Аларның хезмәт эстафетасын яшьләр дәвам итә.

Ф.Мәүлетов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X