Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Салым белемнәре көне

Районара салым инспекциясе мәгариф бүлеге белән берлектә мәктәп укучылары өчен "Салым белемнәре көне" үткәрде.

Җомгага кадәр иткән әлеге чараның максаты - үсеп килүче буында кечкенәдән үзен салым түләүче итеп тою хисе тәрбияләү, салым органнары эшчәнлеген популярлаштыру һәм имиджын күтәрү. Дәресләр "Салымнар ни өчен кирәк?" "Хәзерге салым түләүче" дигән темаларга укучылар белән әңгәмәләр формасында алып барылды. Укучылар гамәлдәге салым системасы, ил бюджетының керемнәр формалаштыруда салымнар әһәмияте һәм үзенчәлекләре белән таныштылар. Тыңлаучыларның игътибарын шулай ук Федераль салым хезмәтнең рәсми сайты (www.r16.nalog.ru) аша күрсәтелә торган электрон хезмәтләр турында мәгълүмат нык җәлеп итте. Әлеге сайттан салымнар буенча бурычларыңны белеп булу, гамәлдәге салымнар, салым объектлары һәм ставкалары турында мәгълүмат алу мөмкинлеге укучыларда зур кызыксыну уятты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев