Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сортлар барлар чак

Басу-кырларда игеннәр өлгереп килгән мәл.

Агрономнар өчен төрле сортларның билгеләрен ачыклау өчен иң кулай вакыт. Бөртеклеләрнең балавыз фазасы, кузаклы культураларның аскы кузаклары саргаюы һәм бәрәңгенең чәчәк ату фазасында апробация (ашлыкның сортын һәм чисталыгын тикшерү) уздырып калу мөмкинлеген кулдан ычкындырмыйк. Әгәр чәчүлек орлык хуҗалыкның үз ихтыяҗы өчен генә кулланырга планлаштырылса, теркәү уздыру белән генә дә чикләнергә мөмкин. Ә сату максаты белән үстерелгән участокларда апробация үткәрү мөһим. Тикшерү вакытында сортның чисталыгы, чүп үләннәре һәм авырулар белән зарарлану микъдары билгеләнә. Бу чара хуҗалыкның "Россельхозцентр" үзәгенә бирелгән заявкасы нигезендә шушы эшкә махсус укытылган аккредитацияле белгеч тарафыннан башкарыла. Эш ахырында орлыкның сортын раслаучы сертификат алу өчен төп документ - акт төзелә.

Н.Габдерахманов,

"Россельхознадзор" инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X