Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Табигый артмаганбыз

2011 ел сәламәтлек саклау тармагы өчен Татарстан тарихында иң уңышлы елларның берсе булган: соңгы 19 елда беренче тапкыр туу үлем күрсәткечен узып киткән.

Халык санының артуына Яр Чаллы, Түбән Кама, Казан шәһәрләре, Алабуга, Әлмәт, Менделеевск кебек шәһәрләрдәге табигый үсеш ярдәм иткән. Әмма исемлектә Кукмара, Балтач кебек авыл районнары да бар. Безнең районда исә 2011 елда, гражданлык хәле актларын теркәү бүлегеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 396 бала туган. (Кызлар һәм малайлар санының тигез булуы (198шәр) үзе шаккаткыч хәл). Әмма 2010 елда 400 сабый дөньяга килгән иде. Аның каравы, үлүчеләр саны (451 кеше) 2010 ел күрсәткеченә караганда унга кимегән.

2011 елда барысы 275 яңа яшь гаилә барлыкка килеп, 2010 ел күрсәткечен 37гә узып киткән. Таркалган гаиләләр саны исә 14кә азайган. 2010 елда әлеге күңелсез статистика күрсәткече 77кә җиткән булса, былтыр аерылышулар нәтиҗәсендә 63 тулы булмаган гаилә барлыкка килгән.

Хәзер Татарстанда уртача гомер озынлыгы 71 яшькә тигез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев