Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Таләп тагын да арта

Хуҗалыклардагы хисап җые­лышлары төгәлләнде. Соңгысы 13 февральдә "Мөхәммәтшин" крестьян-фермер хуҗалыгында үтте.

Җыелышта чыгыш ясаган белгечләрнең сүзләреннән аңлашылганча, биредә узган елгы хезмәт чорында 19545 центнер сөт җитештерелгән. Бу 2011 елга карата 102 процентка артык. Ит җитештерүдә дә тотрыклылык саклана. Игенчелек өчен елның уңайсыз килүе һәм сатып алу бәяләренең түбән булуы сәбәпле, хуҗалык алдагы ел белән чагыштырганда акча керемен азрак алган. Әмма хезмәткә түләүне арттыруга ирешкәннәр. Биредә уртача айлык хезмәт хакы - 11861 сум. Әлеге хуҗалык хезмәтчәннәре бүгенге көндә югары технологияләргә роботлаштырылган сөтчелек комплексына күчү мәшәкатьләре белән мәшгуль. "Безнең терлек торакларында хәзерге вакытта 1270 баш терлек исәпләнелә. Роботлар урнаштырылгач таләп тагын да арта. Зур чыгымнар тотылып яңа технология кертелә икән, без дә сыйфатлы продукция җитештерү өчен күбрәк тырышлык куеп эшләргә тиеш булабыз. Монда инде терлекче генә түгел, терлек азыгы әзерләүче игенче-механизаторлардан да хезмәтләренә карата зур җаваплылык сорала", - ди ферма мөдире Илдус Миңнеханов.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин хуҗалык хезмәтчәннәрен киләчәктә дә, бердәм коллектив булып, хезмәт уңышларына ирешеп эшләргә чакырды. Бәйрәм соңында юбилярлар тәбрикләнде.

Замирә Сәмигуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X