Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

ТЕХТАЛОН БАРЫБЕР КИРӘК

2012 елның 1 гыйнварыннан "Транспорт чараларын техник карау турында"гы Федераль закон көченә керде.

Әлеге закон белән Административ хокук бозулар турындагы Россия Федерациясе кодексының 12.1 маддәсенә дә үзгәрешләр кертелде. Шул сәбәпле юлларда шәхси транспорт чаралары йөртүчеләрнең техник карау узганлыкка талонын тикшерү мәгънәсен югалтты. Кодекска кертелгән үзгәрешләр нәтиҗәсендә техник карау узмаган өчен административ җаваплылыкка тарту каралмаган. Әмма әлеге үзгәрешләр пассажирлар йөртү өчен билгеләнгән автомобильләргә (такси), шулай ук автобусларга, махсус транспорт чараларына кагылмый. Аларга билгеләнгән тәртиптә техник карау узарга туры киләчәк. Техник талон шулай ук шәхси транспорт хуҗаларына да автомобильне автогражданлык җаваплылыгыннан иминиятләштерү өчен кирәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X