Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

“ТЕРЛЕК АСРАМАСАҢ, АВЫЛДА ЯШИСЕ ЮК”

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Президент Рөстәм Миңнеханов катнашында 2011 елгы эш нәтиҗәләренә йомгак ясауга багышланган күчмә коллегиясе шушы көннәрдә Мамадыш районы базасында узды. Хуҗалыклар һәм авыл хуҗалыгына хезмәт күрсәтүче оешма җитәкчеләренә видеорежимда трансляцияләнгән утырышта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республиканың 2011 елгы авыл хуҗалыгы эшчәнлегенә...

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Президент Рөстәм Миңнеханов катнашында 2011 елгы эш нәтиҗәләренә йомгак ясауга багышланган күчмә коллегиясе шушы көннәрдә Мамадыш районы базасында узды. Хуҗалыклар һәм авыл хуҗалыгына хезмәт күрсәтүче оешма җитәкчеләренә видеорежимда трансляцияләнгән утырышта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республиканың 2011 елгы авыл хуҗалыгы эшчәнлегенә икътисадый анализ ясады. Министр терлекчелектә, бигрәк тә югары продуктлы сыерлар әзерләү, аларны саклауның тиешле дәрәҗәдә булмавын тәнкыйтьләде. Игенчелектәге җитешсезлекләрне дә ассызыклап күрсәтте. Фикерен аз чыгым тотып, күбрәк уңыш ала торган алдынгы технологияләргә нигезләнеп эшләүгә юнәлдерде.

Президент Рөстәм Миңнеханов йомгаклау сүзендә: "Терлек асрамаган кешегә, авылда яшисе дә юк",- диде. 19 февральдә районның 22 кешелек җитәкчеләр делегациясе Мамадышта булып, югары җитештерүчәнлекле яңа техникалар һәм авыл хуҗалыгы күргәзмәсе белән танышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X