Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

«ТОРАК -2012» ОПЕРАЦИЯСЕ

Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең 2012 елның 1 мартында кабул иткән 198 санлы карары нигезендә районда "Торак-2012" күзәтү-профилактика операциясе башлана. 2011 елда Саба муниципаль районы биләмәсендә 26 янгын теркәлгән. Бу исә 2010 ел күрсәткеченә караганда 10 процентка күбрәк дигән сүз. Янгыннардан турыдан-туры килгән зыян 2 миллион 83,6 мең сум...

Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең 2012 елның 1 мартында кабул иткән 198 санлы карары нигезендә районда "Торак-2012" күзәтү-профилактика операциясе башлана.

2011 елда Саба муниципаль районы биләмәсендә 26 янгын теркәлгән. Бу исә 2010 ел күрсәткеченә караганда 10 процентка күбрәк дигән сүз. Янгыннардан турыдан-туры килгән зыян 2 миллион 83,6 мең сум тәшкил иткән. Кеше үлеменә китергән ут-күз очраклары булмаган. Бер кеше (Шәмәрдәндә яшәүче II төркем инвалид) тән җәрәхәте алган. Бәян ителгәннәрдән чыгып, "Торак-2012" операциясе шәхси йортларда янгыннарны кисәтү, кешеләр үлемен булдырмый калу максатында үткәрелә. Ел дәвамында авылларда йортларны тикшереп, халыкны янгын иминлеге кагыйдәләрен үтәргә өйрәтү, өлкәннәр, спиртлы эчемлек куллануга хирыс кешеләр, социаль яктан кыен хәлдәгеләр яшәгән йортларда профилактика чаралары алып бару, елның коры, эссе вакытында торак пунктларда патрульлек итүне оештыру, гражданнар җыеннары үткәрү, башка чаралар күрү планлаштырыла. Янгыннар буенча вәзгыятьнең торышы, операция барышы турында матбугатта, радио-телевидениедә мәгълүмат бирелеп барылачак. Карарның үтәлешенә контрольлек итү башкарма комитет җитәкчесе урынбасары И.Котдусовка йөкләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X