Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Ветераннарны котлау

Тарихи, хәрби-патриотик әһәмияткә ия вакыйганы билгеләп үттек: 2 февральдә Сталинград янында фашист илбасарларын тар-мар итүгә 70ел тулды. Герой-шәһәр өчен барган аяусыз сугышларда райондашларыбыз да күп катнаша.

Алар Сталинград фронтының төрле участокларында каһарманлык үрнәге күрсәтеп, Бөек Җиңүгә үзләреннән гаять зур өлеш керттеләр. Кызганыч, еллар уза, бөек батырлыкның тере шаһитлары - ветераннар арабыздан бер-бер артлы китә бара. Хәзерге көндә Сталинград сугышында катнашканнардан Хаҗиәхмәт Әлмиев һәм Мансур Габдерахманов кына исән-сау. Алар шәһәрнең үзәк өлешендә нибары 7 кеше исән калуга китергән коточкыч мәшхәрне үз күзләре белән күргән кешеләр.

Төбәк авылында яшәүче Хаҗиәхмәт абый башта Байкал аръягында хезмәт итә. 1942 елның көзендә Х.Әлмиев хезмәт иткән 160нчы укчы полк Сталинград фронтына озатыла. Хаҗиәхмәт абый авторотада артиллерия расчетларына снарядлар ташый. Паулюс армиясен камалышка алучылар сафында була. "Сугышларның иң катысы Мамай таулары янында барды. Тоташ бомбалар, миналар, снарядлар белән сөрелгән җир ул. 1943 елның февралендә бик күп солдат кырылган Мамай тавы алынгач, сугышчан юлым Рос­тов, Краснодар, Туапсе аша үтте. Кубаньга чаклы артиллерия белән килдем, аннары пехотага калдым. Американың "Студебеккер" машинасын сугыш беткәнче диярлек йөрттем",- дип сөйли Хаҗиәхмәт абый Сталинград сугышы турында.

(Дәвамын газетадан укый аласыз)

Фәнил Мәүлетов.

Нурхан Дәүләтов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сталинград