Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Яңа елны нинди уй-кичерешләр, нинди хыяллар һәм теләкләр белән каршы алдык? Әлеге сорау белән без, үз чиратыбызда, райондашларыбызга мөрәҗәгать иттек.

Васил Гыйззәтуллин, "Саба урман хуҗалыгы" дәүләт казна учреждениесе җитәкче-урманчысы: - Узып баручы ел безнең Саба урманчылары өчен аеруча истәлекле булды. Беренчедән, ул Урман елы буларак коллективны зур һәм колачлы эшләргә әйдәде. Лесхозда төзелгән орлыкчылык-селекция үзәге 2011 ел өчен генә, гомумән, 80 еллыгы билгеләп үтелгән урман хуҗалыгы тарихы өчен дә иң...

Васил Гыйззәтуллин,

"Саба урман хуҗалыгы"

дәүләт казна учреждениесе җитәкче-урманчысы:

- Узып баручы ел безнең Саба урманчылары өчен аеруча истәлекле булды. Беренчедән, ул Урман елы буларак коллективны зур һәм колачлы эшләргә әйдәде. Лесхозда төзелгән орлыкчылык-селекция үзәге 2011 ел өчен генә, гомумән, 80 еллыгы билгеләп үтелгән урман хуҗалыгы тарихы өчен дә иң зур вакыйга булып калачак. Бу хакта инде район газетасында да байтак язылды, әлеге үзәк белән сабалылар хәбәрдар дип саныйм. Әлеге объектның иминлеген булдырырга, шулай ук урманнарны да үстерергә генә түгел, сакларга да кирәк. Шушы уңайдан Лесхозда 25 берәмлек техникалы янгын-химик станциясе дә сафка басты. Хәзинәләргә бай урман быел безгә үзенең саф чишмә суын да бүләк итте. Бистәдә "Урман" "Лесная прохлада" дип исемләнгән 0,5, 1,5, 5 литр­лы шешәләргә һәм 18,5 литрлы савытка су тутыру линиясе дә төзелде. Хәзер урман суын кибет киштәләрендә сатып алырга мөмкин. Әлбәттә, Яңа ел бәйрәмнәренә сабалыларны яшел чыршылар белән тәэмин итүне дә үз өстебезгә алдык. Халыкка һәм оешмаларга 2 мең данәгә якын чыршы сатылды.

Шәхси тормышыма­ кил­гәндә, Куян елы дүр­тенче оныгыбыз тууы белән истә калды. Аңа саф татарча - Камал дип исем куштык. Хәзер өч ир балага, бер кызга бабай булып йөрим.

Яңа ел теләкләрем гади генә: кар өстендә учак кабызу кыен да түгелдер, әмма без иң элек якыннарыбызга күңелдәге җылыны сүндермик; чит-ятларга игелек кылу җиңелрәктер дә, газиз­ кешеләребезне рәнҗет­мик, олы максатлар, хыяллар белән яшәгәндә якыннарыбызны ниләр борчуын да онытмыйк. Дөньялар тыныч булсын, калганы барысы да үзебезнең кулда.

Исрафил хәзрәт

Бариев (Тимершык авылы имам-хатыйбы)

- Бер яшькә картайтса да, 2011 елдан канәгать калдык кебек. Дин әһеле буларак, авылыбызның иманга кайтуына, динне хөрмәт итеп яшәүчеләр исәбенең арта баруына сөенәм. Мәчетебез эшләп тора, җомга намазларына килүчеләр саны да арта бара. Соңгы вакытта хатын-кызларыбыз бик активлык күрсәтәләр, Аллаһ йортына килеп дин сабаклары өйрәнәләр. Авылдашыбыз Фәимә Сафина теләге булганнарга Коръәнне тәҗвид белән укырга өйрәтә. Быел мәчетебезне калай белән тышладык, эче тагын да җылынып, нурланып китте, шулай ук зиратта кирпечтән будка ясап куйдык. Кыскасы, тормыш үз агымына дәвам итә. Авылыбызда никахлар укыла, сабыйлар туып тора. Киләсе елда да Аллаһ рәхмәтеннән, бәрәкәтеннән ташламасын иде дигән изге теләктә калабыз.

Алисә Билалова

(Казан Федераль университетының филология һәм сәнгать бүлеге студенты, Кече Шыңар авылыннан)

- Узып баручы ел нинди вакыйгалар белән истә калды дигәндә, шәхси тормышта, гаиләдә үзгәрешләр юк, йортыбызда Аллага шөкер иминлек, әти-әнием, туганнарым сау-сәламәт, үзем дә яхшы гына укып йөрим. Сәнгатькә гашыйк кеше буларак, минем өчен быел сөенечлесе шул булды: яшьләрнең "Ватан" Республика халык иҗаты фестиваль-конкурсында 1 урынга, Идел буе Федераль округы буенча узган "Милли хәзинә" халык иҗаты фестиваленең нәфис сүз номинациясендә 3 урынга лаек булдым, һәм үзем әзерләгән "Илһам" иҗат төркеме күрсәткән "Аулак өй" күренеше шулай ук 1 урынга чыкты. Әле менә шушы көннәрдә генә университеттан күңелле хәбәр җиткерделәр, актив укучыларга елга бер тапкыр бирелә торган стипендиягә дә ия булганмын икән! Яңа 2012 ел да минем өчен истәлекле булачак: уку йортын тәмамлап, кулыма диплом алачакмын. Гомумән, алдагы ел һәркем өчен дә уңышлы ел булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев