Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

БЕЗ – БЕРГӘ, АЕРЫЛМАБЫЗ ГОМЕРГӘ

"Саба таңнары" газетасы 2012 елның беренче яртысы өчен абунәне уңышлы төгәлләде.

Район матбугатын моңарчы алдыручылар яраткан гәзитләреннән аерылмады гына түгел, киресенчә, яңа язылучылар саны артып 1 гыйнварга 4025кә җитте. "Саба таңнары"на тугры калучыларга һәм аны быел беренче тапкыр кулларына алучыларга, шулай ук хат ташучыларга, матбугат язылу кампаниясен уңыш­лы үткәрүдә турыдан-туры катнашучыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез. Ре­дакция жур­на­­лист­лары абунәчеләрен алга таба да район тормышы, кызыклы хәбәрләр, көндәлек яңа­лыклар, күренекле шәхесләр белән таныштырып барачак. Алдагы ярты елда район газетасын укып баруга гадәтләнүчеләрнең икенче яртыеллыкта да "Саба таңнары"на язылачакларына шикләнмибез.

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Яңа елда безнең белән калуыгызга тагын бер тапкыр зур рәхмәт белдереп, "Саба таңнары"н даими укып барырга матур кичләр, сәламәтлек, уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев