Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Фильмда – сабалылар

Хәзер районыбызның җырга-моңга бай, кулы һөнәр белгән халкын чит илләрдәге милләттәшләребез дә күрә ала.

Узган 2011 елда Мәскәүнең "Мир" телекомпаниясе "Тюрки России" дигән документаль фильм төшергән иде. Кинооператорлар Башкорстан, Татарстан, Тува Республикаларында һәм Хакасия җирендә булып, анда яшәүче татарларның тарихын, гореф-гадәтләре, йола-уеннарын чагылдырган фильмнар циклы әзерләгән. Анда төрки халыкларның йолаларын барлаучы, аларны дәвам итүче танылган шәхесләр һәм галимнәр белән беррәттән, гади халыкның яшәү рәвеше дә тәкъдим ителә.

Тарихка һәм мәдәнияткә багышланган фильмның "Татарлар" дип аталаган өлешендә Саба районында яшәүче татарлар көнкүрешеннән дә күренешләр бар. "Наза" һәм "Нәүрүз" фольклор ансамбльләренең милли йолаларны чагылдырган уеннары, Кызыл Мишә, Тенеки авылларындагы һөнәр осталарының (көмешче, сөлге чигүче) хезмәте аша татар халкының булдыклылыгы күрсәтелә. Фильмны интернет челтәреннән "Мир" телеканалы сайтына (mir24.tv «Тюрки России») кереп карарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев