Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Кулыңнан эш килсә

Республикада сынлы һәм гамәли сәнгатьне пропагандалау максатыннан

"Алтын балык" ачык республика конкурс-күргәзмәсенең район балалар иҗат үзәгендә сайлап алу туры үтте. Конкурска Олы Шыңар, Олы Кибәче, Югары Симет , Завод - Нырты, Икшермә, Иштуган, Эзмә, Килдебәк, Курсабаш, Сатыш, Тимершык, Түбән Шытсу урта мәктәпләре, Саба гимназиясе, Саба кадет-интернат мәктәбе, Шәмәрдән лицее, Олы Арташ, Сабабаш, Кызыл - Мишә төп мәктәпләреннән 200гә якын эш кабул ителде. Рәсем, чигү, бисер, күн, сувенир, агач эшләренең иң яхшылары сайлап алынды. Җиңүчеләребезнең эшләре Балык Бистәсендә үтәчәк республика этабында катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X