Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Тәбрикләнделәр

Олы Арташ авылында яшәүче Сәлимә Гәрәева 90 яше тулган көнендә Россия Президенты В.Путиннан да персональ тәбрикләү кабул итте.

Ак әбигә мәртәбәле котлауны, истәлек бүләген Башкарма комитет җитәкчесе Р.Гасыймов, социаль яклау идарәсе начальнигы М.Хуҗин һәм Олы Арташ авыл җирлеге башлыгы А.Әгъләмҗанов тапшырды. Тәбрикләүчеләрнең җылы сүзләренә, теләкләренә юбиляр да җавапсыз калмады, ихлас рәхмәтен белдерде. Бүләк алган мизгелләрдә: "Зурлап килгәнегезгә рәхмәт, мине хөрмәтләгәнегез өчен Ходай үзегезне олыласын", - диде алты балага дөнья яктылыгы бүләк иткән ана. С.Гәрәева урманчылыкта, колхозда төрле хезмәтләр башкарган.

Шундый ук тәбрикләүне, 1 июльдә Яңа Мичән авылыннан Тәгъзимә Хуҗинага Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Т.Шәрәфиев, Яңа Мичән авыл җирлеге башлыгы А.Гәрәев җиткерде. "Рәхмәт яугырлары, каян белгәннәр туксан яшем тулганын", - дип сөенеп каршылады Ак әби үзен котларга килгән кунакларны. Яшьлегендә колхозның төрле эшләрен башкарган - ат җигеп көтү дә көткән, урагын да урган ул. Бүген күршесе Гөлшаһидә Зәйнетдиноваларда гомер кичерә. "Килен булып килгәнемә егерме җиде ел, баштарак кышын гына бездә үткәрә иде, соңгы өч елда бөтенләй үзебезгә алып чыктык. Балалар да бик яраталар, әби, дип кенә торалар, бергә-бергә матур итеп яшибез. Әле менә туксан яше тулу хөрмәтенә Коръән ашы да уздырдык",- ди Гөлшаһидә апа.

Шунысы куанычлы, юбилярлар бәхетле картлык кичереп, мул, тыныч тормышта яшиләр. Аллаһ Тәгалә дә аларны озын гомер белән бүләкләгән.

З.Сәмигуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X