Саба таңнары

20нче август кичендә Шекше авыл җирлегендә күләмле мәдәни күңел ачу чарасы узды [+фоторепортаж]

Саба район мәдәният бүлеге, район мәдәният йорты коллективы әзерләгән "Яшәреп яшьнәп, яшәсен яшьлек!" дип исемләнгән программа үз эченә яшьләр концертын һәм дискотеканы берләштерде.

Шекше авыл җирлеге башлыгы Р.Хәйртдинов һәм Шекше мәдәният йорты, Сәрдә авыл клубы хезмәткәрләре күңел ачу кичәсенә мәйдан әзерләү, үзешчәннәрне туплау, чәй, камыр ризыклары әзерләүчеләрне, тәм-томнар белән сату итүче, пылау пешерүчеләрне барлау, халыкны бәйрәмгә чакыру кебек хезмәтне башкарды. Шулай ук спонсорларыбыз ярдәме белән дә тиешле югарылыкта узган мәдәни күңел ачу чарасы бәйрәмчә салют белән тәмамланды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: