Саба таңнары

Без – һәрвакыт әзер!

Пионерлар оешмасына - 90 ел

Пионердан варискача туксан ел тулган юбилей тантанасы район күләмендә билгеләп үтелде. Ул көнне Язлы Арташ янындагы урман аланы, бәхетле балачак дөньясына әйләнде. Тантана бәйрәмнең почетлы пионерлары - Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Равил Гасыймов, мәгариф бүлеге начальнигы Илфат Шакиров, "Росгострах" җәмгыятенең республика филиалы Саба агентлыгы җитәкчесе Зөлфирә Ихсанова, пионер хәрәкәте ветераннары Фаягөл Зиннурова, Наилә Шакирова, Анатолий Герман, Гөлсинә Габделхәева, Әлфия Йосыпова, Тайфә Галимова, Рәйсә Имамиеваның муеннарына кызыл галстуклар бәйләп, аларның үткән хатирәләргә бәйле истәлекләрен уртаклашудан башланды. Гомеренең бер өлешен пионер, комсомол, партия эшенә багышлаган Зөлфирә Ихсанованың чыгышы аеруча тәэсирле булды. Ул Бөек Октябрь революциясенең 50 еллыгы көнендә пионерлар сафына кабул ителүе, 1982 елда Бөтенсоюз пионер оешмасының 60 еллык тантанасында катнашулары, куянчылык эше буенча республикада 1нче урынны яулаулары турында мавыктыргыч итеп сөйләде. Ветеран-вожатыйларга Равил Гасыймов "Рәхмәт хатлары" тапшырып кына калмады, үзенең дә пионер хәрәкәте белән бәйле истәлекләрен яңартты, бүгенге чор варисларына киңәш-тәкъдимнәрен җиткерде.

Бәйрәмне Лесхоз урта мәктәбенең педагог-оештыручысы Гөлүсә Зиннәтуллина һәм 11нче сыйныф укучысы Гөлназ Шиһабетдинова пионер оешмасының бай тарихын чагылдырган бай эчтәлекле сценарий белән үреп алып бардылар. Беренче пионер отрядлары оешкан еллар Олы Кибәче, Иске Икшермә, Бөек Ватан сугышы чорындагы пионерлар тормышын Олы Шыңар, Олы Арташ, 60-70 нче еллардагы пионер хәрәкәте эшчәнлеген Шәмәрдән лицее, Курсабаш, Татарстан варислар берлегенең барлыкка килү тарихы Эзмә урта мәктәбе укучылары чыгышларында бөтен тулылыгы белән ачылды. Урман аланы Завод-Нырты, Мичән, Лесхоз, Килдебәк, Югары Симет, Сатыш урта кадет-интернат мәктәпләре укучыларының музыкаль номерлары белән яңгырап торды.

Мәктәпләрдә балалар белән ялкынланып эшләүче педагог-оештыручыларның варислар оешмалары эшчәнлегенә багышланган стендлар да бәйрәмгә үзенчәлекле төс кертте.

Бәйрәм тантанасы дуслык учагы янында төгәлләнде.

Г.Галимуллина.

Н.Дәүләтов фотосы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 6 ноября 2017 в 20:29
    Соревнования по корэш среди мужчин на призы газеты «Саба таннары»
  • 23 октября 2017 в 15:42
    День призывника в Сабинском районе
  • 22 сентября 2017 в 12:09
    Газетабызның 22 СЕНТЯБРЬ санында чыккан белдерүләр Стеновые и перегородочные керамзитовые блоки, канализационные кольцы, перемычки, брусчатка, бордюры, фундаментные блоки. Тел.:8(84364)39-7-42,89274305254. Прицеплар сатыла. Тел.:89173974817. Кыйбат бәядән металлолом җыябыз. Килеп алабыз. «КамАЗ»- манипулятор.Тел.:89274054649, 89272434977. Сатышевская «Стройбаза»: Автоматические ворота, пиломатериалы,...
  • 20 сентября 2017 в 06:41
    Газетабызның 20 СЕНТЯБРЬ санында чыккан белдерүләр Бетон, раствор. Доставка. Тел.:89274299800. Нәселле үгезбозаулар сатабыз. Тел.:89867120699. Откосные материалы в нарезку. Тел.: 89173993893. Сабинские окна Таш, ком, ПГС, вак таш, карер комы, торф. Тел.:89377728345,Эльмир. Бозаулар 1200.Тел.:89393371247. Ит токымлы үгезләр,...
  • 15 сентября 2017 в 16:56
    Игътибар! Эшкә чакырабыз! "Саба таңнары" редакциясенә компьютерны яхшы белүче web редактор чакырыла. Белешмәләр өчен телефон: 2-30-58